Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

5 ноябрьдә Татарстанның база мәктәпләре укытучылары өчен диагностик тестлаштыру уздырыла

Аның нәтиҗәләре укытучыларны яңадан әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү буенча эшне оештырырга ярдәм итәчәк. Диагностик тестлаштыру рус, татар, чит ил телләре, тарих, җәмгыять белеме, математика, информатика, физика, химия, география, биология укытучылары, шул исәптән педагогик эшчәнлек алып баручы мәктәп директорлары һәм завучлар арасында, үткәрелә. Шуны искәртеп узу зарур: тестлаштыру ТР иминлек...

Аның нәтиҗәләре укытучыларны яңадан әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү буенча эшне оештырырга ярдәм итәчәк.

Диагностик тестлаштыру рус, татар, чит ил телләре, тарих, җәмгыять белеме, математика, информатика, физика, химия, география, биология укытучылары, шул исәптән педагогик эшчәнлек алып баручы мәктәп директорлары һәм завучлар арасында, үткәрелә.

Шуны искәртеп узу зарур: тестлаштыру ТР иминлек советы утырышының "Татарстан Республикасында урта белем бирү системасын камилләштерү турында"гы протоколын һәм белем бирү сыйфатын бәяләүнең төбәк моделен булдыру проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында билгеләп үтүләренчә, тестлаштыру нәтиҗәләре, иң беренче чиратта, мәгариф идарәләре органнарына, методик хезмәтләргә һәм мәктәп директорларына кирәк, чөнки база мәктәпләренең педогогик кадрларының компетентлыгы турындагы мәгълүматлар киләчәктә укытучыларны яңадан әзерләү, аларның квалификациясен күтәрү буенча эшне, педагогларның ихтыяҗларын күз уңында тоткан тренинглар һәм мастер-класслар оештыруда ярдәм итәчәк.

Тестлаштыруны оештыруда Белем бирү сыйфатын мониторинглау республика үзәге булышлык итә. Диагностиканы Педагогик үлчәнешләр федераль институты тарафыннан әзерләнгән контроль-үлчәү материаллары буенча гамәлгә ашыру, материалларны тестлаштыру үткәрү пунктларына аны уздыру көнендә - 5 ноябрьдә китерү күздә тотыла.


"Татар-информ" МА материаллары буенча

http://mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk