1 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Татарстанда көчле буран көтелә
Синоптиклар бозлавык һәм күз күременең начараюы хакында кисәтте.
-
Татарстанда юл һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән
Башлангыч мәгълүматлар буенча, «Рено Дастер» машина йөртүчесе идарәне югалткан һәм каршы як полосага чыккан, анда «Хендэ» автомобиле белән бәрелешкән.
-
Бәхетебезне авылда таптык, диләр Пычак авылыннан Шакировлар
Тормыш дигән ярсу елга ага да ага... Кайвакыт ул көчле җилләргә эләгеп дулкынлана, кайвакыт салмак кына челтерәвен дәвам итә. Пычак авылыннан Рафыйк абый Шакировның да тормышында төрле вакытлар булган, әмма ул сынмаган, сыгылмаган.
-
Татарстан юлындагы авариядә ике яшьлек бала һәм 19 яшьлек кыз зыян күргән
Авария килеп чыгуга бозлавык сәбәпче булырга мөмкин, дип сөйләде юл һәлакәтен үз күзләре белән күргән кешеләр
-
Киләсе атнада Татарстанда көннәр җылыта
Республикада хәзерге салкын һава торышы климат нормасына туры килә.
-
Кукмаралылар этнографик диктант язды
Сораулар география, этнография, тарих һәм халыкның тормыш-көнкүреше турында иде.
-
Әнинең мәхәббәте гомердән дә озын
Әнием дөньядан бер дә артта калмый: актив тормыш рәвеше алып бара, олыгайган көнендә компьютерны да үзләштерде.
-
Байлангарда кечкенәләр арасында “Татар кызы-2019” бәйгесе узды
Аларга киемнәрен милли орнаментлар белән бизәргә, үзләренең иҗади һәм тапкыр булуларын күрсәтергә кирәк иде.