Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Әнинең мәхәббәте гомердән дә озын

Әнием дөньядан бер дә артта калмый: актив тормыш рәвеше алып бара, олыгайган көнендә компьютерны да үзләштерде.

Әни! Бу - һәр кешенең тормышында иң мөһим сүз. Гомернең беренче минутларыннан ук без әниләрнең күңел җылысы һәм кайгыртучанлыгын тоеп яшибез. Үсә, олыгая барган саен аларга иң яшерен серләребезне ышанып тапшырабыз, хис-кичерешләребез, тәэсирләребез белән уртаклашабыз, киңәшләшәбез.

30 октябрьдә минем яраткан әнием – Нурсәгдәт Хәйруллинага 80 яшь тулды. Ул Мамадыш районы Яңа Комазан авылында хезмәт сөючән, нык, мул тормышлы гаиләдә дөньяга килә. Әнигә ике яшь тулгач, имзасыз шикаять буенча әтисе Мусаны кулга алалар. Ул сугышка кадәр Зөя шәһәрендә урнашкан төрмәдә вафат була. Вәсимә әби дүрт бала белән тол кала.

Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башлана. Башкалар кебек әниләргә дә тормышның ачысын-төчесен үз җилкәләрендә татырга туры килә. Вәсимә әби көчле авырудан бер баласын югалта. Әмма югалып калмый, тормышын дәвам итә. Бу авыр еллар әти-әниләребезне икмәккә сакчыл карарга, аның кадерен белергә өйрәтә.

Җидееллык мәктәпне тәмамлап, күпмедер вакыт үткәннән соң, әни паспорт алып (ә ул елларны яшьләрне авылдан җибәрми торган булалар, аңа паспорт алырга күршеләре - участок милиционеры Илья Семенов булыша), 1957 елда Кукмарага китә. Бу – тегү фабрикасының эшли башлаган еллары. Ул вакытларда хезмәткә урнашу авыр булса да, әнигә бәхет елмая, һәм фабрикада 1994 елга кадәр көч куя. Аның фотосурәте Мактау тактасыннан төшми.

Әни - ун һәм унберенче бишьеллыкның социалистик ярыш җиңүчесе, хезмәт ветераны. Аңа мастер эшен дә тәкъдим итәләр, әмма хезмәт хакы аз булу сәбәпле, ул аннан баш тарта. Әни бу вакытта балаларын ялгызы гына үстерә торган була, чөнки гаилә тормышы барып чыкмый. 35 яшендә аның нәфис хатын-кыз җилкәсенә безне кайгырту һәм тәрбияләү мәшәкате ята. Ул тырыша: без абыем белән мохтаҗлыкны күрми, белми үстек. Әни “Бурда моден” журналыннан үрнәкләр алып, матур киемнәр тегеп киертә иде. Безне дә эшкә өйрәтте, хезмәт сөючән кешеләр итеп үстерде.

Әниемә йөрәк җимеше – улының фаҗигале үлемен дә кичерергә туры килде, әмма ул сынмады, сыгылмады. Без барыбыз бергә бу авыр кайгыны җиңә алдык.

Лаеклы ялга чыкканнан соң, әни 2002 елдан “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә йөри башлады. Ул анда яңа кешеләр белән танышты, үзенә дуслар тапты. Алар үзәктә гимнастика белән шөгыльләнәләр, кичәләр оештыралар, театр-музейларга һәм республиканың төрле истәлекле урыннарына сәяхәт кылалар.

Шулай ук ул “Зилант” спорт мәктәбендә оешкан “Сәламәтлек” төркемендә шөгыльләнә: бассейнга йөри, волонтерлар хәрәкәтендә дә катнаша. Әнием дөньядан бер дә артта калмый: актив тормыш рәвеше алып бара, олыгайган көнендә компьютерны да үзләштерде. Интернет киңлекләрендә дусларын табып, скайп аша аралаша, үзенә кызыклы рецептлар таба. Әни китаплар укырга да ярата, ә кыш көннәрендә чаңгыда йөри.

2017 елда әни “Ел хатын-кызы. Ел ир- аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесендә катнашып, 27 районнан килгән конкурсантлар арасында  “Өченче буын героинясы” номинациясендә мактаулы икенче урынны яулады. Афәрин, әни!

Ул үзенең кечкенә генә ян бакчасында кыяр, сарымсак, суган үстерә. Ә әни пешергән пирогларның тәмлелеге!

Әнием, сине борчуга салган чакларым өчен гафу ит. Янәшәмдә булганың, аңлый һәм кичерә белә торган зур, мәрхәмәтле йөрәгең өчен бик зур рәхмәт. Сиңа корычтай нык сәламәтлек һәм озын гомер телим!

Венера ХӘЙРУЛЛИНА

фото: гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев