Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстан юлындагы авариядә ике яшьлек бала һәм 19 яшьлек кыз зыян күргән

Авария килеп чыгуга бозлавык сәбәпче булырга мөмкин, дип сөйләде юл һәлакәтен үз күзләре белән күргән кешеләр

Татарстанда ике чит ил автомобиле катнашындагы юл һәлакәтендә ике яшьлек сабый һәм 19 яшьлек кыз төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.

Кичә кичке дүртләр тирәсендә республиканың Әлмәт районында, Дала Зәе елгасы аша салынган күперне чыккач, «Шевроле» һәм «Мазда» автомобильләре бәрелешкән. Нәтиҗәдә, машиналарның икесе юл читенә төшеп киткән.

«Авария килеп чыгуга бозлавык сәбәпче булырга мөмкин – машина йөртүчеләр тайгак юлда идарәләрен югалткан», - дип сөйләде юл һәлакәтен үз күзләре белән күргән кешеләр.

Нәтиҗәдә, «Мазда»ның пассажирлары — ике яшьлек сабый һәм 19 яшьлек кыз төрле тән җәрәхәтләре алган. Аларны хастаханәгә озатканнар. Авариянең сәбәпләре ачыклана.

фото: очевидцы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев