1 июль 2016 яңалыклары
-
Ә аннан соң “Ашыгыч ярдәм“ соңга калган, диләр
Без, Кукмара үзәк дәваханәсенең "Ашыгыч ярдәм" бригадасында эшләүчеләр, соңгы елларда үзәгебезгә үткән бер мәсьәлә турында шалтыратып әйтергә булдык. Бәлки поселок, район җитәкчеләре зарыбызны ишетер. Сүзебез Гафиатуллин урамында төзелгән яңа йортлар, дөресрәге, әлеге йортларның номерлары турында. Шушы микрорайонда яшәүчеләрдән чакыру алуга, барып җиткәч, "Бу кайсы йорт икән соң, тегесе ничә иде...
-
Татарстанда ел саен 14 меңнән артык кешедә яман шеш авыруы ачыклана
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы шундый саннар китерә. Татарстанда ел саен яман шеш авыруларының 14 меңнән артык яңа очрагы ачыклана. Аларның 52 %ы - хатын-кызлар, ә 48%ы - ирләр. Хәзер Татарстанның һәр 43 нче кешесе онкология диспансерында исәптә тора. Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, ел саен дөньяда яман шеш авыруының 12,4 миллион яңа...
-
Кукмара полициясе “Мәхәббәт агачы”н ватучыларны эзли (фото)
Җиңү паркы каршындагы мәйданга урнаштырылган "Мәхәббәт агачы"н күпләр хәтерлидер. Мәйданга үзгә бер ямь биреп тора, яңа кавышкан яшь парлар өчен истәлеккә фоторәсемгә төшү, бердәмлек символын гәүдәләндерүче йозаклар элү урыны да иде ул. Әмма әлеге матурлык кемнәргәдер комачаулаган, күрәсең: тимердән ясалган "агач"ның ян-як ботакларын сындырып, йозаклары белән бергә Нурминкә елгасына тотып...
-
Кукмарада “Яшүсмер” операциясе бара
Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү һәм киметү, өлкәннәр күзәтүеннән читтә калган балаларны ачыклау максатында республикада "Яшүсмер" операциясе бара. Өч этапны үз эченә алган әлеге операция кысаларында полициянең балигъ булмаганнар эше буенча бүлекчә инспекторлары тарафыннан кисәтү әңгәмәләре уздырыла, махсус рейдлар оештырыла. -Безнең бүлекчәдә 42 балигъ булмаган бала, 40 әти-әни профилактик...
-
Кечкенә баласының күз алдында хатын-кыз еланнан куркып, йөрәге ярылып үлгән
Татарстанлыларны табигатькә чыгып ял иткән вакытта, җиләк җыю вакытында гади кара елан чагу очраклары ешайды. Тәтеш белән Буа арасындагы юлда берничә көн элек кенә күңелсез хәл булган. - Танышыбыз көнендә генә ашыгыч эш белән авылга кайтып килергә уйлаган. Юл кырыенда хәрәкәтсез машинага игътибар итеп узып киткән. Берничә сәгатьтән эшләрен тәмамлап...
-
Кукмарада Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу башланды
Бүген, 1 июльдән Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу башланды. Бу чара 15 августка кадәр дәвам итәчәк. -Бу эшнең безнең районда ничек барачагы хакында Кукмарадагы дәүләт статистика бүлеге җитәкчесе Эльмира Хафизова таныштырды. -Исәп алу буенча район башлыгы җитәкчелегендәге комиссия төзелде. Исәп үткәреләчәк барлык объектларны барлап чыктык, исемлекләрне булдырдык инде. Районда 14...
-
Кукмарада Нурминкә яр буен төзекләндерү эшләре бара (фото)
Су зоналарын саклау елы уңаеннан гына түгел, гомумән, Кукмара үзәген матурлау максатыннан Нурминкә яр буен төзекләндерү эшләре бара. Әлеге хезмәт зур көч һәм вакыт сорый. Шуңа күрә, төзелеш эшләре башланганчы, район җитәкчелеге барлык хезмәт коллективларына яр буйларын агачлардан, чүп үләннәреннән чистартуда актив катнашуларын сорап мөрәҗәгать итте. 20 июньнән башлап, график...