Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу башланды

Бүген, 1 июльдән Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу башланды. Бу чара 15 августка кадәр дәвам итәчәк. -Бу эшнең безнең районда ничек барачагы хакында Кукмарадагы дәүләт статистика бүлеге җитәкчесе Эльмира Хафизова таныштырды. -Исәп алу буенча район башлыгы җитәкчелегендәге комиссия төзелде. Исәп үткәреләчәк барлык объектларны барлап чыктык, исемлекләрне булдырдык инде. Районда 14...

Бүген, 1 июльдән Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу башланды. Бу чара 15 августка кадәр дәвам итәчәк.

-Бу эшнең безнең районда ничек барачагы хакында Кукмарадагы дәүләт статистика бүлеге җитәкчесе Эльмира Хафизова таныштырды.

-Исәп алу буенча район башлыгы җитәкчелегендәге комиссия төзелде. Исәп үткәреләчәк барлык объектларны барлап чыктык, исемлекләрне булдырдык инде. Районда 14 юридик зат, ягъни авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2 микропредприятие, 129 фермер хуҗалыгы бар. Шәхси хуҗалыкларга килгәндә, Кукмарада сайлап алу юлы белән - 1112 хуҗалыкта, ә авылларда тоташтан 13121 хуҗалыкта исәп алу уздырылачак. Һәр категория өчен аерым сораулар әзерләнгән. Маллар, техника саны, чәчүлекләрнең мәйданы, файдаланылмыйча яткан ташландык җирләр - барысы исәпкә алыначак.

Исәпкә алу бланкларын физик затлар үзләре тутырачак, моның буенча укытулар үткәрдек инде. Крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар буенча исәпкә алу өчен вакытлыча 31 хезмәткәр җәлеп ителде, алар белән укытулар үткәрелде, 5 инструктор участогы төзелде. Бу участокларның биштән алып җидегә кадәр исәп участоклары булачак. Һәр участокка транспорт чарасы беркетелде, куркынычсызлык эчке эшләр хезмәте тарафыннан тәэмин ителәчәк. Исәпкә алучылар белән кәрәзле элемтәдә торачакбыз , һәркайсына сим-карталар өләшенде.

Г.МИННЕХАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев