Ә аннан соң “Ашыгыч ярдәм“ соңга калган, диләр
Без, Кукмара үзәк дәваханәсенең "Ашыгыч ярдәм" бригадасында эшләүчеләр, соңгы елларда үзәгебезгә үткән бер мәсьәлә турында шалтыратып әйтергә булдык. Бәлки поселок, район җитәкчеләре зарыбызны ишетер. Сүзебез Гафиатуллин урамында төзелгән яңа йортлар, дөресрәге, әлеге йортларның номерлары турында. Шушы микрорайонда яшәүчеләрдән чакыру алуга, барып җиткәч, "Бу кайсы йорт икән соң, тегесе ничә иде...
Без, Кукмара үзәк дәваханәсенең "Ашыгыч ярдәм" бригадасында эшләүчеләр, соңгы елларда үзәгебезгә үткән бер мәсьәлә турында шалтыратып әйтергә булдык. Бәлки поселок, район җитәкчеләре зарыбызны ишетер. Сүзебез Гафиатуллин урамында төзелгән яңа йортлар, дөресрәге, әлеге йортларның номерлары турында. Шушы микрорайонда яшәүчеләрдән чакыру алуга, барып җиткәч, "Бу кайсы йорт икән соң, тегесе ничә иде әле?" - дип адашып йөрибез. Чөнки берсенә дә юньләп йорт номеры язылмаган. Язылса да, күз төшә торган җирдә түгел. Элек Кукмара йортларында йорт, фатир номеры ялт итеп күренеп тора иде. Ә хәзер тиешле йортны табып кергәч тә, фатирның башка подъезда икәнлеген белеп, борылып чыгып китәргә туры килә. Чөнки подъезд ишекләрендә фатир номерлары язылган элмә тактасы юк. Ә бикле булган ишекләрне ачтырып керүнең ничек авыр икәнлеген сөйләп тормасак та була.
Күрше Нократ Аланы, Можга шәһәрләренә баргач, күз ирексездән андагы йорт номерларына төшә. Бу шәһәрләрдә ярдәмгә ашыгучылар безнең кебек адашып йөрмиләрдер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев