Кукмара полициясе “Мәхәббәт агачы”н ватучыларны эзли (фото)
Җиңү паркы каршындагы мәйданга урнаштырылган "Мәхәббәт агачы"н күпләр хәтерлидер. Мәйданга үзгә бер ямь биреп тора, яңа кавышкан яшь парлар өчен истәлеккә фоторәсемгә төшү, бердәмлек символын гәүдәләндерүче йозаклар элү урыны да иде ул. Әмма әлеге матурлык кемнәргәдер комачаулаган, күрәсең: тимердән ясалган "агач"ның ян-як ботакларын сындырып, йозаклары белән бергә Нурминкә елгасына тотып...
Җиңү паркы каршындагы мәйданга урнаштырылган "Мәхәббәт агачы"н күпләр хәтерлидер. Мәйданга үзгә бер ямь биреп тора, яңа кавышкан яшь парлар өчен истәлеккә фоторәсемгә төшү, бердәмлек символын гәүдәләндерүче йозаклар элү урыны да иде ул. Әмма әлеге матурлык кемнәргәдер комачаулаган, күрәсең: тимердән ясалган "агач"ның ян-як ботакларын сындырып, йозаклары белән бергә Нурминкә елгасына тотып атканнар.
-Безгә хәбәр бүген көндезге сәгать унберләр тирәсендә керде, аны Нурминкә елгасының яр буен төзекләндерүчеләр хәбәр итте, - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. - Узган ел да Җиңү паркы комплексында куелган, берсе-берсе 8 мең сум торган яктырткыч лампаларны сындырганнар, ватканнар иде. Полициянең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләренең оператив эшләүләре нәтиҗәсендә, фонарьларны ватучыларның кем булуын ачыклый алдык. Бу юлы әлеге декоратив "агач" кайсының юлына каршы төште, кемнең анда үче бар икән? Район җитәкчелеге халыкка уңайлыклар тудыру, бистәбезне матурлау өчен кулыннан килгәннең барын да эшли. Әлеге "Мәхәббәт агач"ы да халык өчен иде бит. Мондый вәхшилекне бары тик аң һәм культура дәрәҗәсе бөтенләй түбән булганнар гына эшли аладыр. Күрше-тирә районнарда яшәүчеләр безгә килеп ватып-җимереп йөрерләр, дип уйламыйм. Димәк, бу явызлык кукмаралылар эше булып чыга бит! Кемдер тырышып, күпме вакыт һәм көч сарыф итеп ясаган, урнаштырган бит аны. Булганның кадерен белергә өйрәнми торып, киләчәккә булган якты, матур өмет-хыяллар турында сүз кузгатырга ничек күңел үссен соң! Безнең бүгенге көндә төп максат әлеге гамәлне кылучыларның эзенә төшү һәм җәзага тарту. Район халкы арасында, бәлки, җинаятьнең шаһиты булучылар да бардыр. Без бергәләп аларны табарга тиеш. Нинди дә булса мәгълүматка ия булсагыз, 02, 2-70-80 номерларына шалтыратып хәбәр итсәгез иде. Анонимлык гарантияләнә.
Алсу Идрисова. Фотолар район эчке эшләр бүлегеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев