1 июль 2015 яңалыклары
-
Кукмараның бер кибетендә куллану вакыты чыккан азык-төлек сатканнар
Безгә - Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына - Кукмараның бер кибетендә куллану вакыты чыккан, сыйфатсыз һәм мәгълүматсыз продуктлар сатылуы турында шикаять керде. Консерв сатып алган берәү аны кире биреп, акчасын кайтармакчы булган, әмма эшмәкәр моңа риза булмаган. Бу инде беренче генә очрак түгел икән. Безнең белгечләр, әлеге кибеттә планнан...
-
Коточкыч һәлакәт: өч автомобиль бәрелешкән, берсенең пассажиры үлгән (+Фото)
Бүген, 1 июльдә, Алабугадан 5 чакрым ераклыктагы юлда өч автомобиль бәрелешкән. Берсенең пассажиры урында ук һәлак булган. Юл-транспорт һәлакәте иртәнге сәгать 6да булган. Вафат булган хатын-кызның куркынычсызлык каешын эләктермәве ачыкланган. Һәлакәт вакытында зыян күргән 5 кеше хастаханәгә озатылган. Берсенең хәле авыр, дип бәяләнелә. Җәрәхәт алучылар арасында 5 яшьлек бала да...
-
Кукмара дәваханәсенең Ашыгыч ярдәм бүлеге шоферы руль артында гына утырмый
Кайбер кешеләрнең хезмәте, турыдан-туры булмаса да, игелек кылу белән бәйле. Үзәк район дәваханәсенең Ашыгыч ярдәм бүлегендә инде утыз беренче елын шофер булып эшләүче Рамазан Гыйльметдинов - шундыйларның берсе. Һәр минут-секунд кадерле чакта авыру янына барып җитеп, аны үлем кочагыннан йолып алу шоферның машина белән ничек идарә итүеннән дә тора бит....
-
“Алар илгә Җиңү алып кайтты” китабында 5272 сугышчы турында мәгълүмат тупланган
Дәһшәтле Бөек Ватан сугышының да тәмамлануына 70 ел булды. Бу сугышка безнең районыбыздан 18 меңгә якын кеше Ватанны саклау өчен фронтка алынды, шуларның 10 меңнән артыгы яу кырларында ятып калды. 7 меңнән артык кеше генә туган якларына исән-сау әйләнеп кайтты. Яу кырында ятып калган райондашларыбызның исемнәре "Хәтер" китапларына язылып мәңгеләштерелде...
-
Китапханә яңалыклары
Аш-Буҗи авылы китапханәчесе Алсу Ярмиева "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында 8-9 сыйныф укучылары өчен "Наркомания - замана чире" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында укучылар белән наркомания һәм наркотиклар турында сөйләшү алып барылды. Аларга наркотикның сәламәтлеккә зыяны турында әйтеп кителде. Шулай ук "Наркомания"дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Ахырдан укучылар тест сорауларына җавап...
-
Кукмарада 1-2 июльдә түләүле кан алу оештырыла
1-2 июль көнне Кукмара бистәсендә Җиңү паркы каршысында махсус машинада түләүле кан алу оештырыла. Кан бирергә 2013, 2014 елларда кан биргән донорлар һәм кан бирүгә сәламәтлеге булган яңа донорлар паспорт белән чакырылалар. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&
-
“Шәфкать”тә Сабантуй бәйрәме узды (+Фото)
Кичә "Шәфкать" балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә милли бәйрәм - Сабантуй үтте. Үзәк җитәкчесе Рәзинә Галиәхмәтова сүзләренә караганда, быел биредә Кукмарадан гына түгел, күрше-тирә районнардан да килеп, 540 бала үзенең сәламәтлеген ныгыткан. Ел дәвамында балалар төрле конкурс-бәйгеләрдә дә актив катнашканнар. Аларның һәммәсенә истәлек бүләкләре һәм Дипломнар тапшырылды. Тантаналы өлештән соң,...
-
Районда эшләп килүче оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында семинар-киңәшмә үткәрелде (+Фоторепортаж)
Очрашу барышында җитәкчеләр металл савыт-сабалар заводында, "Стройком" оешмасында, Вахитов исемендәге, "Восток" хуҗалыкларында булып, тәҗрибә уртаклаштылар. Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс, диләр. Кукмарада газ да җитештерелми, нефть тә чыгарылмый, районыбызның төп байлыгы - аның һөнәрле халкы. Бу фикерне очрашуда еш ишетергә туры килде. Эшләмичә генә югары үрләр яулап, тормыш шартларын яхшыртып...