Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәетләр

Сагынабыз сине, нәнә (бәет)

Җәйнең уңышка бай булган август аенда Югары Чура авылында яшәүче безнең өчен бик тә кадерле булган нәнәбез җиңелчә генә авырып китте. Үз гомерендә бер дә зарлануны белмәгән, тормышында булган бар авырлыкларны җиңеп, хезмәттән курыкмыйча тырышып эшләгән нәнәбез, хәлен сорашкач, "җил бәргән әле" дип кенә әйтеп куйды. 76 яшендә булуга карамастан,...

Җәйнең уңышка бай булган август аенда Югары Чура авылында яшәүче безнең өчен бик тә кадерле булган нәнәбез җиңелчә генә авырып китте. Үз гомерендә бер дә зарлануны белмәгән, тормышында булган бар авырлыкларны җиңеп, хезмәттән курыкмыйча тырышып эшләгән нәнәбез, хәлен сорашкач, "җил бәргән әле" дип кенә әйтеп куйды. 76 яшендә булуга карамастан, ул әле һаман да җиң сызганып эшләп, шул ук вакытта Ходайга рәхмәтле булып, изге бәйрәмнәрне искә алып, тиешле уразасын калдырмыйча яшәде. Чиркәүдә дә хезмәт куя иде ул. Кем уйлаган соң - үз аягында дәваханәгә дәваланырга киткән нәнәбез көтмәгәндә вафат булыр дип. Без бу хәбәрне бик авыр кичердек. Күңелебез ышанмады. Без генә түгел, авыл халкы, тирә -як авылларда яшәүчеләр дә хөрмәт иткән нәнәбез Анна Алексееваны югалту бик авыр булды шул.
Ул безнең өчен үзе әни, үзе әти иде. Без, өч кыз, бераз гына әти, дип эндәшә алсак, әтиебез вафатыннан соң дөньяга килгән энебез әти сүзен бер тапкыр да әйтә алмый үсте. Һәркайсыбыз бу тормышта үз урынын таба алган икән, бу - нәнәбезнең зур хезмәте. Хәтерлибез әле, без, бала-чага, шаян-шук булсак та, нәнәбез вак -төяккә игътибар итми иде.
Әйе, тормышы җиңелдән булмады аның, фермада эшләгәнлектән, гомере резина итек киеп узды, өйдә җылы тормаганлыктан, урманнан ботак җыеп өй җылытты. Без үсеп җиткәч кенә йортыбызга газ керде әле. Нәнәбез пар канатсыз узган гомерендә авырлыклар күп кичерде, машина астында калып та тормыш юлыннан кабат йөгерде. Көчле рухлы, олы йөрәкле, туры сүзле иде ул. Нәнәбез безнең арада булмаса да, аның әйткән киңәшләре күңел түребездә саклана, көләч йөзе, көлеп торган күзләре күз алдыбыздан китми.

Балаларым, дип башлыйм
Бу бәетнең башын мин.
Мин дигәнчә уздырдыгыз
Тугызымның ашын дим.
Бик күп еллар авырлыклар белән
Тормыш юлын үттем, күрдегез.
Авылдашлар, тирә-күрше сез дә
Ничек яшәвемне белдегез.
Өч кызымны алып кочагыма
Улым Николайны "күтәрдем".
Ходаемның зур рәхмәте белән
Верам, Настя, Нина булышканга
Аны чын ир итеп үстердем.
Резин итек киеп узды гомерем
Фермада эш җиңел булмады.
Урманнарга менеп, ботак җыеп
Өй җылыттым - җылы тормады.
Искелектән котылу юлы өчен
Күпме вакыт кирәк булды бит
Балаларым үсеп, ярдәм иткәч кенә
Йортыбызга җылы керде бит.
Ходаема рәхмәт, авырлыкны җиңеп
Рәхәт тормышларга җиткерде.
Ходаема рәхмәт, сезне үстерергә
Һәм эшләргә - барысына да
Ул бит миңа зур көч бирде.
Онытылмый бер дә дәвахәнә юлы
Күпме авырту-сырхау кичердем.
Машина астында калсам да мин
Тормыш юлыннан кабат йөгердем.
Фәрештәләр саклап яшәттеләр
Җан-җылымны алар саклады.
Балаларым игелекле булды,
Минем тырышлыкны аклады.
Һәрберегезнең үз тормышы күптән
Ходаемның рәхмәте ирешсен күктән
Килен-кияүләр кешелекле булды
Хәл белергә килде алар кичтән.
Өч кенә көн дәваханәдә мин
Дәваланырга бит өлгердем.
Өмет белән килгән идем лә мин
Эчтән генә ләкин сүрелдем.
Зарлануны белми идем
Үләрмен дип, уйламадым.
Зиһенем ачык, уем якты
Ул хакта мин уйланмадым.
Мин бүлмәдән коридорга чыктым
Хәлем китеп кинәт егылдым.
Бәхил булыгыз инде, балаларым,
Мин бит мәңгелеккә юл тоттым.
***
Син бит, нәнә, көчле рухлы булдың,
Изге булды синең күңелең.
Булмаса да махсус белемең
Ныклы булды дини гыйлемең.
Чирек вакыт гомер узып киткән
Сизмәдек тә аның узганын.
Чиркәү белән төп йорт арасында
Син бит чиксез чакрым узганың.
Авыл халкы синең хезмәтеңә
Чын күңелдән әйтә рәхмәтен.
Тирә-юньдә синең кебек юктыр
Тоеп яшә нәнә - якты тормышыңның рәхәтен...
Дип теләдек без исән чагында.
Ләкин...
Һәрбер изге бәйрәм, туган көн, юбилей
Синсез узар дип кемнәр уйлаган.
Һәрберебез сәламәтлек, озын гомер тели
Әмма кеше - ул бит мәңгелеккә диеп тумаган.
Кичә генә кебек әле, нәнә
Юбилеең белән котладык.
Кичә генә сыман әле, нәнә
Сиңа озын гомер сорадык.
Санамыйча гына әле, нәнә
Бер ун елны яшисе иде.
Сызланмыйча гына әле, нәнә
Җир-җимертем эшлисе иде.
Пар канатсыз узган гомереңдә
Күпме авырлыклар кичердең.
Бала-чага шаян-шук була
Син бит, нәнә, безне кичердең.
Әни кеше кичерә инде ул
Вак-төяккә игътибар итми.
Нәнә, синең әйткән һәрбер сүзең,
Киңәшләрең яңгырап тора.
Колактан китми.
Күз алдымда, нәнә, көләч йөзең
Көлеп тора синең күзләрең.
Безнең өчен алтын бәһасеннән кыйммәт
Безне яратып, назлап-сөеп әйткән сүзләрең.
Кадерле-хөрмәтле нәнәбез, әниебез, әбиебез, карт әбиебез!
Арабыздан киттең, уйламадык -
Ышанмадык әлеге хәбәргә.
Акыл аңласа да, күңел кабул итми
Киткәнсең бит нәнә - үләргә:
Нигә инде киттең - йортыбызны, безне
Син бит ятим иттең.
Синең теләк изге иде нәнә -
Ходаебызга рәхмәт әйтеп,
Халкыбызга хезмәт итеп
Яшәргә дә әле яшәргә!
Балаларың сине сагыналар,
Оныкларың сине юксыналар.
Оныкчыклар сорар кая дип:
Дус ишләрең елар "Анна" дип.
Онытылмас синең исемең, нәнә
Мәңгеләшер халык күңелендә.
Оҗмах кошы булып төшләргә кер
Онытмабыз сине гомергә дә!
Көчле рухлы, олы йөрәкле, тырыш, туры сүзле булган нәнәбез!
Синең янәшәңдә булган
Безнең бәхетле көннәребез.
Синең хәер-догаңда узсын
Алдагы гомеребез.
Авыр туфрагың җиңел, каберең нурлы, урының мәңгелек җәннәттә булсын, нәнә!
Балалары. Бу бәетне Вәсилә Антонова язды, Кукмара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X