Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәетләр

Рәмзия бәете

24 гыйнвар көнне безнең өчен кадерле булган Мөхәммәтгалиева Рәмзия Васыйл кызы мәңгелеккә безнең арабыздан китеп барды. Аңа нибары 49 гына яшь иде әле. Бисмил ләәһир рахмәәнир рахим Башлыйм әле, бәетемне Васыйл кызы Рәмзия рухына Дога булып ирешсен бу бәетем. Яңа елга кергәндә, Уйладым мин, еладым. Күп калмаган яшәремә Аңладым мин,...

24 гыйнвар көнне безнең өчен кадерле булган Мөхәммәтгалиева Рәмзия Васыйл кызы мәңгелеккә безнең арабыздан китеп барды. Аңа нибары 49 гына яшь иде әле.

Бисмил ләәһир рахмәәнир рахим

Башлыйм әле, бәетемне

Васыйл кызы Рәмзия рухына

Дога булып ирешсен бу бәетем.

Яңа елга кергәндә,

Уйладым мин, еладым.

Күп калмаган яшәремә

Аңладым мин, аңладым.

Тышта салкын, җилле иде

Җаным чыкты тәнемнән.

Еламагыз якыннарым

Язмышым шундый булган.

Яшисем минем бик тә

Килә иде бит әле.

Улымны башлы-күзле итеп,

Оныкларны күрәсе.

Килә иде җәйләрендә,

Су буена төшәсе.

Оныкларым белән уйнап,

Аларны үстерәшесе.

Нишлисең бит, язмыш миңа

Ул бүләкне язмаган.

Һавалардан күреп кенә

Шатланырга ул язган.

Марс улым, әйтим әле

Сүзләремнең олысын

Әби-бабаеңа терәк

Бул син, улым, көн саен.

Син дә инде хәзер

Аларның ышанычы.

Бәхетле була күр, балам,

Үзең генә син калдың.

Әгәр исән булсам, балам,

Ашларны мин пешереп,

Көтәр идем сине эштән,

Тәрәзәгә сөялеп.

Эх язмыш, тәкъдир китабы

Никләр бик кыска булдың?

Әле яши генә башлаганда,

Әйләндердең дә куйдың.

Матур язлар җитәр,

Мин булмамын.

Дия идем бит әле

Чыннан да күрә алмадым

Ямьле матур язларны.

Әни, нәнә, сиңа башлап

Мин рәхмәт әйтим әле.

Төннәр буе карадың бит

Авырсынмадың бер дә.

Авыр булгандыр сиңа да,

Балаңның авыруы.

Күз карасыдай үстереп,

Соңгы юлга озатуы.

Әти, син дә бик тырыштың

Көн-төн чаптың даруга.

Ышандың син ахыргача,

Минем савыгуыма.

Рәхмәт нде, мине шулай

Тәрбияләп тордыгыз.

Соңгы юлга озатканда,

Кайгырыплар калдыгыз.

Сеңлем, рәхмәтлемен сиңа да,

Син дә бик йөгердең.

Нишләтәсең, язмыш мине

Алып китте шул инде.

Зөлфиягә бик зур рәхмәт,

Казаннарда сакладың.

Авырганда көн дә килеп

Хәлләремне син белдең.

Якын иттем мин дә сине,

Син дә гел янда булдың.

Җаннарым чыкканда да син,

Янымда басып тордың.

Бәхетле бул, озак яшә,

Балаларың сау булсын.

Миңа кылган яхшылыгың,

Сиңа ак юл күрсәтсен.

Ләйсән дустым, рәхмәт сиңа,

Бик нык инде тырыштың.

Табибларны, даруларны

Син табып кына тордың.

Елмаеп килеп керә идең,

Күңелемне күтәреп.

Синең белән сөләшкәчтен,

Уяна иде өмет утым.

Сәламәт бул, шат яшә син,

Күңелең гел көр булсын.

Миңа эшләгән яхшылыкларың,

Меңе белән әйләнеп кайтсын.

Резидә апа, Бану апа,

Рәхмәт сезгә дә инде.

Мине һәрчак якын итеп,

Яннарыма килдегез.

Резидә апа, Казанга да

Алып бардың бит әле.

Ярый әле, сез туганнар

Яннарымда булдыгыз.

Саймә апа, авырсынмый,

Һәрчак йөгереп килдең.

Буранда да, салкында да,

Ярдәмгә син ашыктың.

Соңгы көннәремдә дә син,

Миңа зур терәк булдың.

Яхшы сүз, намазлар укып,

Баш очымда утырдың.

Рәхмәт сиңа, сәламәт бул,

Гел шулай матур яшә.

Күрсәткән яхшылыкларың.

Үзеңә әйләнеп кайтсачы.

Фельдшер кыз Гөлназга да,

Мин бик рәхмәтле инде.

Тыйнак, тыныч, итагатьле,

Һәрвакытта ягымлы.

Беркайчан да ашыкмады,

Кызганмады вакытын.

Яннарымда утырды ул,

Моң-зарымны тыңлады.

Киңәшләрен һәрчак бирде,

Йомшак кына сөйләште.

Әйтәсе килгән сүзем шул сиңа:

Бәхетле бул, Гөлназ,

Син бит аңа лаеклы!

Рәхмәт барлык туганнарга,

Сыйныфташ дусларыма.

Соңгы юлга озатырга

Барыгыз җыелдыгыз.

Улымны да онытмыйча,

Матди ярдәм бирдегез.

Соңгы тапкыр инде мине

Сез күреп тә калдыгыз!

Хәзер инде мин күкләрдә,

Сезне күзәтеп торам.

Гаиләмнең сакчы фәрештәсе булып,

Аларны саклап торам.

Догаларны укыгыз сез,

Телгә алып исемемне.

Зиратларга килегез сез,

Каберемне күрегез.

Язлар җиткәч каберемдә,

Матур гөлләр үссеннәр.

Кошлар килеп сайрасыннар,

Яңгырлар да яусыннар.

Ә мин һәрвакыт булырмын,

Якыннарым янында.

Саклармын, юл күрсәтермен,

Төшегезгә керермен.

Бәхет теләп торырмын.

Сеңлең Гүзәл ЯКОВЛЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk