Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәетләр

Әнәс бәете

Сазтамак авылында туып-үскән энем Әнәскә багышлыйм Бисмиллаһ, дип язып куйдым, Бу бәетнең башына. Шулай кинәт китәрсең дип Һич килмәде башыма. Эшчән идең, тырыш булдың, Һәркемгә ярдәм иттең. Күпме яхшылык эшләп тә, Тормыштан иртә киттең. Апам, диеп өзелеп тордың, Туган җанлыклы булдың. Кем чакырса, шунда чаптың, Ярдәм кулыңны суздың. Балаларың ятим...

Сазтамак авылында туып-үскән энем Әнәскә багышлыйм

Бисмиллаһ, дип язып куйдым,

Бу бәетнең башына.

Шулай кинәт китәрсең дип

Һич килмәде башыма.

Эшчән идең, тырыш булдың,

Һәркемгә ярдәм иттең.

Күпме яхшылык эшләп тә,

Тормыштан иртә киттең.

Апам, диеп өзелеп тордың,

Туган җанлыклы булдың.

Кем чакырса, шунда чаптың,

Ярдәм кулыңны суздың.

Балаларың ятим калды,

Хатыныңны тол иттең.

Энем-җаным, безне ташлап

Кайтмас җирләргә киттең.

Йөрәгебез әрнесә дә,

Берни булмый эшләп.

Оҗмахларда булсын урының,

Бездән сиңа шул теләк.

Энем, синең урыннарың

Оҗмах түрендә булсын.

Безгә дөньяда яшәргә,

Хәер-фатыйхаң калсын.

Йөрәкләрдә сакланырсың.

Сине оныта алмабыз.

Энем, сине бервакытта

Догадан калдырмабыз.

Сине озатырга диеп,

Бөтен авыл җыелды.

Хәтта кабер өсләреңә

Дусларыңнан -

Чәчәкләр куелды.

Энем, менә без җыелдык

Синең еллык ашыңа.

58 яшьтән китәрсең дип

Һич килмәде башыма.

Апаң Суфия, Зур Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk