Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәетләр

Мәсхүт Фатыйхов бәете

2017 елның 25 май көне безнең гаиләбезгә авыр хәсрәт китерде. Кадерле кешебез Фатыйхов Мәсхүт Ситдыйк улы, якыннарын кайгыга салып, мәңгелеккә китеп барды. Үзәкләребез өзелгән минутларда шушы шигырь юллары туды.

Кайсыбыз соң уйлады...

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме

Авыр кайгылы итте -

Рәхимсез чир арабыздан

Әткәйне алып китте.

Шушы көннән әнкәебез

Сыңар канатлы инде.

Ул-кызыңа әле синең

Киңәшләр кирәк иде.

Оныкларың "дәү әти" дип,

Кемгә әйтсен соң хәзер?

Эштә ярдәм кирәк булса,

Һәрвакыт булдың әзер.

Чирең бик тә көчле булды,

Табиб дәва тапмады.

Әткәй, син бик сабыр булдың,

Елап-сыктап ятмадың.

"Мин бу чирне җиңәм", - дидең,

Безне һәрчак юаттың.

Тәкъдиргә язылган булгач,

Гүрләргә кереп яттың.

Озатырга сине бик күп

Дус-туганнар килделәр.

Кайберләре: "Килә идек,

Соң ишеттек", - диделәр.

Үлгәнеңә күп кешенең

Ышанасы килмәде.

Зарланмагач, сине каты

Сырхаулый дип белмәде.

Яңа өйгә бергәләшеп

Күчү насыйп булмады.

Әшәке чир ябышыр дип,

Кайсыбыз соң уйлады:

Кошлар сайрый моңлы итеп,

Үзәкләрне өзәләр.

Безнең хәсрәтле икәнне

Алар гүя сизәләр.

Укыган догаларыбыз

Нур иңдерсен гүреңә.

Сиңа урын насыйп итсен

Оҗмахның иң түрендә.

Гөлнур ФАТЫЙХОВА,

Шепшеңәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk