Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәетләр

Илдус бәете

Тормыш иптәшемә багышлыйм. Бисмилла дип башлыйм бәетемне. Икебез бергә матур йорт салдык, Киләчәккә өмет белән яшәп Кайчак хыялланып та алдык. Туган җанлы булдың гомер буе Аңлый идең кеше күңелен. Искә төшсә гомер мизгелләре Күз яшьләре китә тәгәрәп. Минем әти-әнием дә бит Үз иттеләр сине, яратып. Кул җылысы, көчең синең Кергән...

Тормыш иптәшемә багышлыйм.

Бисмилла дип башлыйм бәетемне.

Икебез бергә матур йорт салдык,

Киләчәккә өмет белән яшәп

Кайчак хыялланып та алдык.

Туган җанлы булдың гомер буе

Аңлый идең кеше күңелен.

Искә төшсә гомер мизгелләре

Күз яшьләре китә тәгәрәп.

Минем әти-әнием дә бит

Үз иттеләр сине, яратып.

Кул җылысы, көчең синең

Кергән туганнарың йортында.

Йортлар тора,

Тик үзеңне Ходай

Иртә алды безнең арадан.

Бергә чакта һич тә беленмәгән

Синсез кыен икән гомерләр.

Исләремә килеп төшәсең дә

Тулып түгелә шул күңелләр.

Безне сөендереп үсеп җитте,

Өч алма, өч малаебыз.

Күзле-башлы булды алар,

Тигезләдең син барсын да.

Алны-ялны белми йөрдең,
Өлгерергә барсына.

Кирәк булса, йортлар салдың,

Утырып чаптың таксига.

Тырышабыз инде ничек тә

Матур дөнья корырыга.

Язмышларга язган булгандыр,

Сагышларга чумарга.

Матур иде гомер агышы,

Куанышып яшәп ятканда.

Китеп бардың бит арабыздан,

Салып безне бетмәс сагышка.

Күңелләрең үсә иде үрелеп,

Гүя гөлләр үсә бакчада.

Оныкларым, диеп өзгәләнә идең

Күрми торсаң аз гына.

Авыруыңны безгә сиздермәдең,

Ничек түздең микән авыртуга?

Риза булыр идем яннарымда

Киңәшче генә булып торсаң да.

Сөю җепләребез бик нык иде

Көннәрем, сәгатьләрем, минутларым

Юк сине искә алмаган.

Гомер йомгакларын сүтеп карыйм,

Син булгансың мине аңлаган.

Җәннәтендә куйсын билгеләп

Кабер эчен якты итүләрен

Ялварам Ходайдан теләп.

Күз алдымда соңгы сәгатьләрең

Үлсәм, үпкәләп йөрмә, дидең.

Җан биргәндә яныңда булмадым,

Шуңа бик сызлана йөрәгем.

Кабер өсләреңә мин миләш

Апаларың утыртты ак лилия.

Укыйм багышлап сиңа догалар,

Сөенеп ятсын рухың, диеп.

Безнең өчен җаның борчылмасын,

Без һәрвакытта сиңа догада.

Күңелләрдән һич тә югалмассың

Без исән булганда.

Раузалия ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА, Кукмара

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=716.uMYJGQ4RyzOrAD0vTgYVZy_Cpe-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk