Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәетләр

Илһам бәете

2015 елның 27 июлендә авариягә очрап җан тәслим кылган Илһам рухына багышлана. Бисмилла дип башладым Бу бәетнең башларын. 2015нең июлендә Гүргә керде башларым. Илһамым, син нишләдең дип, Елыйдыр Гөлшатым. Ник калдырдың ятим дип, Елыйлардыр кызларым. 26 июльдә туган көне сеңлемнең, 27сендә йомылды күзләрем. Машинада бара идем. Яши генә башладым. Үземнең...

2015 елның 27 июлендә авариягә очрап җан тәслим кылган Илһам рухына багышлана.

Бисмилла дип башладым

Бу бәетнең башларын.

2015нең июлендә

Гүргә керде башларым.

Илһамым, син нишләдең дип,

Елыйдыр Гөлшатым.

Ник калдырдың ятим дип,

Елыйлардыр кызларым.

26 июльдә туган көне сеңлемнең,

27сендә йомылды күзләрем.

Машинада бара идем.

Яши генә башладым.

Үземнең кабергә керәсемне

Төшләремдә күрмәдем.

Үләсе көнем җитәсен

Бер кеше дә белмәде.

Кара туфрак, ак кәфен,

Киясемне белмәдем.

Җеназамда күп кешеләр

Җыеласын күрмәдем.

Мин сорыймын Ходайдан

Бары сезгә сабырлык.

Гөлшатым, бары синдә генә

Булыр инде батырлык.

Хатыным, кадерлем,

Сиңа калды авырлык,

Күз нурларым, кызларымны

Ышанам сиңа гына.

Өметең сүрелмәсен,

Җил-яңгырлар тидерми

Үстерәсеңне беләм.

Соңгы сулышым чыккандыр,

Мин инде үләм.

Үстерерсең көчең җитәр,

Беләгең талып бетәр.

Бар өметләрем синдә,

Күз нурларым, кызларымны,

Кеше итәрсең беләм.

Туганнарым еларсыз,

Илһам киткән диярсез.

42 яшьлек чагым

Яшәмәгән дә кебек.

Гөлназ, сеңлем, үпкәләмә

Булгандыр төрле вакыт.

Лилия, сеңлем, гафу ит,

Туган көнең ел булыр,

Күзләрең яшь белән тулыр.

Илнур абый кайткан чакта

Ялгыш хәбәр диядер.

Ул кйаткач кына,

Тәнем гүргә иңәдер.

Мин кайтмамын,

Гафу итеп

Догаларны кылырсыз.

Бу дөньяда Илһам бар дип

Исегезгә алырсыз.

Эльвира МУЛЛАХТӘМ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk