Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәетләр

Газизуллина Миңненур бәете

Апама багышланган бу юллар аңа дога булып барсын. Апама Авылыма кайткан идем Апамны алып килдем. Икебезгә бик тә рәхәт, Күңелле булыр, дидем. Куанычым бик тиз үтте Бик озакка ул бармады. Атна-ун көн үтү белән Апам чирли башлады. Раниф белән Рәзилә кереп Хәлебезне белделәр, Икенче көн иртән-иртүк Алырга да килделәр. Апам...

Апама багышланган бу юллар аңа дога булып барсын.

Апама

Авылыма кайткан идем

Апамны алып килдем.

Икебезгә бик тә рәхәт,

Күңелле булыр, дидем.

Куанычым бик тиз үтте

Бик озакка ул бармады.

Атна-ун көн үтү белән

Апам чирли башлады.

Раниф белән Рәзилә кереп

Хәлебезне белделәр,

Икенче көн иртән-иртүк

Алырга да килделәр.

Апам китте авылыма,

Терелер, дип уйладым.

Үләр, дигән куркыныч уй

Башыма да сыймады.

Апам китте еракларга

Кире кайтыр юллар юк.

Барып хәлен белеп булмый,

Сабыр итми чара юк.

Апам минем дүрт яшендә

Бик нык чирли башлаган.

Биш яшь тулгач аягына

Баса алмый башлаган.

Биш яшь тулган көннән бирле

Апам аяксыз калган.

Әти-әни йөрәгенә

Төззәлмәс яра салган.

Апам аяксыз булса да,

Бер дә эшсез тормады.

Шәл бәйләде, чигү чикте

Балалар да карады.

Апам чигеп элеп куйды

Стенага зур келәм.

Ничек уфтанып яшәвен

Бары тик үзем беләм.

Нигә икән миңа Ходай

Бер генә аяк бирмәгән.

Аяксыз тилмерәсемне

Ул бөтенләй белмәгән.

Бер генә аяк булса да, мин

Бакчада йөрер идем.

Инеш буйларында йөреп

Дөньяны күрер идем.

Бер нәрсә дә эшләп булмый,

Ходайдан шундый язмыш.

Язмышыма риза булып

Менә шулай яшәп ятыш.

Мең рәхмәтле Ходаема

Җитмеш яшькә җиткәнгә.

Туганнарны интектерми,

Үзем дә озак интекми

Тыныч кына киткәнгә.

Авылымның урамнарын

Күңелем белән урыймын.

Туганнарыма исәнлек

Ходаемнан сорыймын.

Һәммәбезгә авыр булды

Апабызны югалту.

Күпме еллар бергә тордык

Ходайга шөкер, тату.

Авыртканын сиздермәде

Зарлануны белмәде.

Мескенкәем авылыбызның

Урамнарын күрмәде.

Йомшак итеп сөйләште ул,

Кычкыруны белмәде.

Кирәк чакта көлә иде,

Кирәкмәсә, көлмәде.

Апам синең урыннарың

Оҗмах түрендә булсын.

Бу дөньяда яшәр өчен

Безгә хәер-фатихаң калсын.

Рәнҗеп китмә, апам безгә

Сине оныта алмабыз.

Синең нурлы йөзләреңне

Йөрәкләрдә сакларбыз.

***

Күл өстендә ялгыз аккош

Бәргәләнә, кагына.

Нигә аккош үзе генә

Нәрсә булган парына?

Мин дә ялгыз аккош кебек

Бәргәләнәм, талпынам.

Апам китте безне ташлап

Шуңа аны сагынам.

Апам китте кайтмас җиргә,

Хәлләрен белеп булмый.

Телефон да юк бит анда

Сөйләшеп тә гел булмый.

Апам сине сагынганда

Төшләремә кер әле.

Төшләремдә хәлләреңне

Бәйнә-бәйнә сөйлә әле.

Апам Газизуллина Миңнурга багышлап сеңлесе Бибинурдан (Исхакова)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk