Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәетләр

Фәнзилә Гаяз кызына багышланган бәет

"Бисмилләны әйтеп башлыйм Бу бәетнең башларын. Фәнзилә Гаяз кызына Мин аны багышладым. Иртән иртүк авыр хәбәр Ирештерделәр миңа: Сеңлең Миләүшә вафат бит, Уянмаган йокыдан. Һай Ходаем, нихәл итик, Ниләр булган соң сиңа? Туачак оныгың күрми, Китеп бардың мәңгегә. Авыр хәсрәт йөрәгемне Умырып кына алды. Кан басымым күтәрелде, Башларыма кан сауды....

"Бисмилләны әйтеп башлыйм

Бу бәетнең башларын.

Фәнзилә Гаяз кызына

Мин аны багышладым.

Иртән иртүк авыр хәбәр

Ирештерделәр миңа:

Сеңлең Миләүшә вафат бит,

Уянмаган йокыдан.

Һай Ходаем, нихәл итик,

Ниләр булган соң сиңа?

Туачак оныгың күрми,

Китеп бардың мәңгегә.

Авыр хәсрәт йөрәгемне

Умырып кына алды.

Кан басымым күтәрелде,

Башларыма кан сауды.

Инде мин дә, сеңелкәем,

Синең артыңнан калмам.

Икебез бер көнне киттек,

Ни кылыйк соң, әй Аллам?!

Балаларым, еламагыз,

Бер килгәч, бер китәсе.

Әтиегезгә бик авыр,

Зинһар, сабыр итәсе.

Кызым Алсу, балакаем,

Сиңа бигрәк тә авыр.

Көтмәгәндә китеп бардым

Догалар укы, бул сабыр.

Улкайларым Алмаз, Айнур,

Туганлыкны белегез.

Гомерләр бит ике килми,

Тормыш кадерен белегез.

Оныкларым, бәгырьләрем,

Туйганчы сөя алмадым.

Берегездән-берегез матур,

Минем багалмаларым.

Киленнәрем һәм киявем,

Бик акыллы булдыгыз.

Бәхет-шатлыклардан торсын

Алда барыр юлыгыз.

Ашларымны уздырыгыз,

Хәерләр өләшегез.

Еллар арты еллар узар,

Сагынып сөйләнерсез.

Я туганнар, китәм инде!

Җитте китәргә вакыт.

Фәрештәләр каршы алсын,

Оҗмах ишеген киң ачып.

Мөслимә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk