Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәетләр

Фаҗигале төстә вафат булган Радик Насретдинов бәете

Әлеге бәет Радик Раниф улы Насретдинов рухына укучылар һәм укытучылар коллективы исеменнән дога булып ирешсен. Аллаһ биргән язмыш микән, Үземнең ялгыш микән ? Җир куеннарына кердем, Унбишем дә тулмады. Барыгыз да аптырарсыз Үлемемне ишеткәч. Салкын җилләр дулап алды, Җаннарым гүргә ңгәч. Зәңгәр ситса күлмәгемне Килешә, диделәр, үземә. Газиз башым ни...

Әлеге бәет Радик Раниф улы Насретдинов рухына укучылар һәм укытучылар коллективы исеменнән дога булып ирешсен.

Аллаһ биргән язмыш микән,

Үземнең ялгыш микән ?

Җир куеннарына кердем,

Унбишем дә тулмады.

Барыгыз да аптырарсыз

Үлемемне ишеткәч.

Салкын җилләр дулап алды,

Җаннарым гүргә ңгәч.

Зәңгәр ситса күлмәгемне

Килешә, диделәр, үземә.

Газиз башым ни уйлады?

Белмәде шул беркем дә.

Хезмәт сөйдем, һич карышмый,

Эшне төгәл башкардым.

Тик нигәдер уйларыма

Йөгәннәр таба алмадым.

Кыр казлары очып узды,

Каерылып карамадым.

Инсаф дустым, бергә кайттык,

Сау бул, дип, әйтә алмадым.

Әнием, бәгърем, кичер, ачуланма,

Түз ничек тә, берүк елама.

Сабырлыклар синдә болай да күп

Яшәргә көч сора Ходайдан.

Классташларым! Хәтерегездә

Көләч йөзле булып калырмын.

Һәр ел апрель ае җиткәч,

Күңелегездә урын алырмын.

"Тәкъдиренә шулай язылган" -дип,

Җиңел генә уйлый күрмәгез.

"Изгелектә иде аның күңеле" - дип,

Догагыздан мәхрүм итмәгез.

Тормыш авырлыгын сәбәп итеп,

Юлыгыздан һич тә язмагыз.

Сикәлтәле юллар сайладык дип,

Гөнаһларга , зинһар, батмагыз.

Кыр казлары көзен тагын китәр,

Ямансулап калыр киң кырлар.

"Балачагым, сау бул", - дип әйтергә

Мәктәпләрдә инде мин булмам.

Агар сулар, гомер шулай узар.

Тыңлый алмам сулар тавышын.

Миңа дигән җәннәт ишекләрен

Ачсаң иде киңрәк, и Раббым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk