Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәетләр

Азат Тимергалиев бәете

Оныгым Азат Айрат улы Тимергалиевка багышлана. Көн дә, төн дә уйланып, Сине сагынып моңланам. Бүген түгел иртәгә Кайтыр әле, дип юанам. Гүр иясе булгач, Кайтып булмыйдыр шул аннан. Тәкъдиреңә шулай язгач, Котылып булмыйдыр аннан. Тыныч йокла, балакаем, Башка хәсрәтләр күрсәтмәсен. Бала югалту хәсрәтен Башкаларга бирмәсен. Моны язмыйм матурлыкка, Яздым вәгазь...

Оныгым Азат Айрат улы Тимергалиевка багышлана.

Көн дә, төн дә уйланып,

Сине сагынып моңланам.

Бүген түгел иртәгә

Кайтыр әле, дип юанам.

Гүр иясе булгач,

Кайтып булмыйдыр шул аннан.

Тәкъдиреңә шулай язгач,

Котылып булмыйдыр аннан.

Тыныч йокла, балакаем,

Башка хәсрәтләр күрсәтмәсен.

Бала югалту хәсрәтен

Башкаларга бирмәсен.

Моны язмыйм матурлыкка,

Яздым вәгазь өчен.

Җомга көнне саваплар эшлим,

Балаларыбыз җәннәткә керсен өчен.

Якты дөньяда яшәгәндә

Аңлашып яшәүгә ни җитәр.

Бик күп яздым,

Аңлаган кешегә шушы җитәр.

Әбисе Тимергалиева Рәвия Миннәхмәт кызы

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk