Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәетләр

Асия Дәүләтшина бәете

Исән булса, апабыз Асия Дәүләтшинага кичә, 18июньдә, 55 яшь тулган булыр иде. 31 яшендә безнең арабыздан китеп барды ул. Әлеге бәетне 1992 елда инде үзе дә гүр иясе булган әниебез йөрәк әрнүенә түзә алмыйча язган иде. Әлеге бәет әниебез Мөлхибә белән апабыз Асиянең рухына дога булып ирешсә иде. Бисмилләһи дип...

Исән булса, апабыз Асия Дәүләтшинага кичә, 18июньдә, 55 яшь тулган булыр иде. 31 яшендә безнең арабыздан китеп барды ул. Әлеге бәетне 1992 елда инде үзе дә гүр иясе булган әниебез йөрәк әрнүенә түзә алмыйча язган иде. Әлеге бәет әниебез Мөлхибә белән апабыз Асиянең рухына дога булып ирешсә иде.

Бисмилләһи дип башладым

Мөнәҗәтемнең башларын.

Караңгы гүрләргә керде

Бик яшьли газиз башларым.

Өстәлләргә менгерделәр,

Газиз башымны ярдылар.

Чәчәк кебек вакытымда,

Җир казып, гүргә салдылар.

Матур җәй җиткәч каберемә,

Энем, чәчәк утыртырсың.

Апам шушында ята дип,

Хәйраннар калып торырсың.

Ике апам яннарымда

Көне-төне сакладылар.

Ходаем тәкъдир әйткәчтен,

Алып кала алмадылар.

Энеләрем, туганнарым,

Әтиләрем-әниләрем,

Үзем ятам тыныч кына,

Череп бетте кәфеннәрем.

Миннән калган киемнәрне

Чит кешегә кидертмәгез.

Мин Чаллыларга китмәдем,

Асия кайтыр, дип көтмәгез.

Ашарларга утыргачтын,

Искә алмый ашамагыз.

Барыгызга да бик бәхил,

Догагыздан ташламагыз.

Яңгыр ява, җилләр исә,

Ишетелми каберләргә.

Чәчәк кебек чакларымда

Ятам мәңгелек гүрләрдә.

Атна кичләр, җомга кичләр

Кайтам туган өемә.

Әти-әни дога кылса,

Сөенеп кайтам каберемә.

Клубларга төшкән чакта,

Су буйларын буйламадым.

Клубларда уйнап йөрдем,

Үләрмен дип уйламадым.

Айкап-чайкап керләр юдым

Су буенда - елгаларда.

Гомерләрем кыска булды

Шушы якты дөньяларда.

Башларымны ярган чакта

Күрмәде ике күзләрем.

Догалардан ташламагыз,

Шул минем әйтер сүзләрем.

Тәрәзәсе юк, ишеге ю -

Күреп булмый яктылыкны.

Бер Ходаем, насыйп әйлә

Кыямәттә яхшылыкны.

Минзифа, бергә уйный идек,

Клубка төшкән кичләрен.

Оныта күрмә, дускаем,

Дога кыл атна кичләрен.

Мөнәҗәтләр яза әнкәй,

Куллары каушый язганда.

Үләрмен дип уйламадым

БСИПда ятканда.

Сандугачлар сайрар әле,

Кабер ташларыма басып.

Әнекәем, күзең бетәр,

Бик елама ярсып-ярсып.

Мөнәҗәтләр язам әле,

Язарга кара беткәнче.

Кыямәттә күрешербез,

Түзик кыямәт җиткәнче.

Җир җиләкләре җыйганда,

Пешмәгәнен ашамагыз.

Күргән-белгән дус-ишләрем,

Догалардан ташламагыз.

Башларымны ярган чакта

Кан тамды күз карасына.

Газиз җаннарымны бирдем,

Түзә алмадым ярасына.

Өстемдәге күлмәгемнең

Тигез түгел парчасы.

Бар дусларым, туганнарым,

Бәхил булсын барчасы.

Ринат ДӘҮЛӘТШИН, Әсән-Елга авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk