Вахитов исемендәге хуҗалыктан Андрей Андреев: 40 елдан артык руль артында
Авыл хуҗалыгы

Вахитов исемендәге хуҗалыктан Андрей Андреев: 40 елдан артык руль артында

Әйе, Вахитов исемендәге хуҗалыкта ындыр табагында ашлык күчерүче Андрей абыйның тимер атны иярләгәненә шактый еллар икән инде. "Пенсия яшендә булса да, алыштыргысыз механизаторларыбызның берсе ул", - диде Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов.

-Быел игеннәр уңды, ындыр табагында да эш җитәрлек, - ди алдынгы механизатор. - Хезмәттәшләрем бик әйбәт, бергә-бергә эшләгәндә авырлыгы сизелми.
Урак вакытында ындыр табагында эш сменалы оештырылган, тәүлек дәвамында алтын бөртекләрне киптерү, урнаштыру, гомумән, сакланышы өчен бар көчләрен куялар.
Биредә дүрт ашлык киптерү җайланмасы бар икән. Быел алып кайтып урнаштырганы унҗиде миллион сумга төште, диделәр. Бөртеклеләрнең уңышыннан да канәгать вахитлеләр, гектарыннан уртача 48 центнер уңыш чыга, диделәр.

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев