Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда 2,7 миллион тоннага якын ашлык суктырылган

Урак өсте башланганнан 1264,7 мең гектарда уңыш җыелган, бу барлык мәйданнарның 81 процентын тәшкил итә. Татарстанда 1264,7 мең гектар мәйданда 2697,5 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш һәр гектардан 21,3 центнер тәшкил итә. Урак өсте башланганнан 1264,7 мең гектарда уңыш җыелган, бу барлык мәйданнарның 81 процентын тәшкил итә, дип хәбәр...

Урак өсте башланганнан 1264,7 мең гектарда уңыш җыелган, бу барлык мәйданнарның 81 процентын тәшкил итә.

Татарстанда 1264,7 мең гектар мәйданда 2697,5 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш һәр гектардан 21,3 центнер тәшкил итә. Урак өсте башланганнан 1264,7 мең гектарда уңыш җыелган, бу барлык мәйданнарның 81 процентын тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы. Республиканың кайбер муниципаль районнары урып-җыюны төгәлләп киләләр. Мәсәлән, Апас районында бөртекле һәм кузаклы культураларны 1,3 мең га мәйданда җыясы калды, Әлки районында - 1,6 мең гектарда.Республикада - 490,1 мең га көзге һәм 261,2 мең га сабан бодае, 382,6 мең га - арпа, 59,9 мең га борчак суктырылган. 1071 мең тонна - көзге, 541,7 мең тонна - сабан бодае, 845 мең тонна - арпа, 93,6 мең тонна борчак җыелган.Татарстан игенчеләре урып-җыю белән белән бер үк вакытта көзге культуралар чәчәләр, терлек азыгы әзерлиләр. 28 августка көзге культуралар 376,1 мең га мәйданда чәчелгән, 1155,8 мең тонна терлек азыгы әзерләнгән.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk