Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районыбызда көнгә 161 тоннадан күбрәк сөт җитештерелә

Сөт җитештерү буенча Кукмара республикада Балтач районыннан соң икенче урында бара. Шуның төп өлеше "Рассвет", "Урал", Вахитов исемендәге, "Восток" хуҗалыкларына туры килә. Әлеге хуҗалыкларда бер сыердан уртача 20-27 килограмм сөт саусалар, кайбер агрофирмалар аның яртысы күләменә дә җитә алмый. Шуңа күрә күбесе акчасызлыктан интегә. Терлекчеләрнең хезмәт хаклары да түбән булып...

Сөт җитештерү буенча Кукмара республикада Балтач районыннан соң икенче урында бара. Шуның төп өлеше "Рассвет", "Урал", Вахитов исемендәге, "Восток" хуҗалыкларына туры килә. Әлеге хуҗалыкларда бер сыердан уртача 20-27 килограмм сөт саусалар, кайбер агрофирмалар аның яртысы күләменә дә җитә алмый. Шуңа күрә күбесе акчасызлыктан интегә. Терлекчеләрнең хезмәт хаклары да түбән булып кала бирә. Мал асрау - ул ярты эш, ә аннан табыш ала белү - бөтен эш дигән гыйбарә укыганым бар иде. Кайбер хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең уртача хезмәт хакы 12-13 мең сум тирәсендә тибрәлә. Район башлыгы да мондый саннар белән халыктан нәтиҗәле эш таләп итеп булмавын билгеләп үтте. Чыннан да, беркемнең дә бушка селкенеп йөрисе килми, шуннан чыгып эшнең сыйфаты бозыла, мал алдындагысына кул үрелә башлый. Әнә Вахитов исемендәге хуҗалыкта уртача 22 мең сум хезмәт хакы алалар, димәк, бу кул җитмәстәй саннар түгел.

-Районда узган ел барлыгы 2725,8 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде. Аны сатудан 1827,8 миллион сум акча алынды. Үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда мөгезле эре терлекләр 2 мең башка артты, - диде район башлыгы Сергей Димитриев.

Киләсе елга мөгезле эре терлек санын утыз меңнән дә арттыру бурыч итеп куела. Белгечләр фикеренчә, моның өчен барлык шартлар да бар, бары тик төгәл бурычлар билгеләп, эшне ел башыннан башларга кирәк. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин терлек санын арттыруда көтү яңарту технологияләрен үтәп, азык рационын төгәл билгеләү, яңа туган бозауларны дөрес тәрбияләү мөһимлеген ассызыклады. 2014 елга караганда узган ел 1500 бозау күбрәк алынган. Әлеге күрсәткеч буенча без республикада алдынгылар рәтендә барабыз. Югары үрчем алу өчен терлекләрнең сәламәт булуы кирәк. Сәламәт сыердан гына бозау һәм сыйфатлы продукция алып була.

-Әлегә районда кырчылык буенча күрсәткечләр түбәнрәк булып кала бирә. Без бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 23,1 центнер, күрше Балтач районы, мәсәлән, гектарыннан 34,7 центнер уңыш ала. Киләчәктә әлеге өлкәдә дә тиешле чаралар күрергә кирәк, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рафак Хәлиуллин. - Шуңа күрә ел нәтиҗәләре буенча районыбыз аерым күрсәткечләр белән алдынгылар рәтендә барса да, бу әле безнең өчен чик була алмый.

Ризилә КОРБАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X