Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районыбыз хуҗалыкларында игеннәрне урып-җыю оешкан төстә бара

Бу җәйдә июнь ае күктән болыт күзләп үтеп китте. "Быел да корылык кабатлана икән," - дип хафалансак, республиканың көньяк районнарында тагын да күбрәк зыян күргәннәр: май-июнь айларында бөтенләй явым-төшемнәр булмаган диярлек. Алар белән чагыштырганда бездә уңыш яхшырак булыр дип көтелә. Вахитов исемендәге хуҗалыкта, әнә, һәр гектардан 40 центнер тирәсе бөртек...

Бу җәйдә июнь ае күктән болыт күзләп үтеп китте. "Быел да корылык кабатлана икән," - дип хафалансак, республиканың көньяк районнарында тагын да күбрәк зыян күргәннәр: май-июнь айларында бөтенләй явым-төшемнәр булмаган диярлек. Алар белән чагыштырганда бездә уңыш яхшырак булыр дип көтелә. Вахитов исемендәге хуҗалыкта, әнә, һәр гектардан 40 центнер тирәсе бөртек җыелыр дип исәплиләр. Күктән алынган саннар түгел: тәҗрибәле игенче уңышның күпме булачагын басуга бер күз төшерүгә чамалый ала. "Урал", "Рассвет", "Восток"та да һәр гектардан кимендә 30-35 центнер ашлык суктырылыр дип исәплиләр. Моның өчен урак эшләрен оешкан төстә алып барып, булган уңышны югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Басудагысы түгел, амбардагысы ашлык, диләр бит. Комбайнчыларга эш күләме аз түгел: бөртеклеләр 36 мең 600 гектар мәйдан били. Август аенда көзге культуралар чәчү дә тиз срокларда башкарылуны таләп итә, аларны 14 мең 500 гектарда чәчү планлаштырыла. Терлек азыгы хәзерләү дә арткы планга калырга тиеш түгел, әле 7 мең гектарда катнаш азык культураларын урып-җыярга, 5 мең гектарда күпьеллык үләннәрнең икенче катын чабарга, көзен исә 6 мең 500 гектарда кукуруз уңышыннан силос салырга кирәк. Кыскасы, бүген авыл хуҗалыгында - чын мәгънәсендә урак өсте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk