Олыяз авылыннан Лена Галиева крестьян-фермер хуҗалыгы Нур Баян микрорайонында һәм поселокның "Пятерочка" кибете каршында район халкына сөт алып килеп сата. Сөтнең бер литры 30 сум тора. - Гафиятуллин урамына сөт сатучы машина көн аралаш килә. Сөенеп бетә алмыйбыз. Килүләрен көтеп алабыз. Сөтләре куе, тәмле. Без бик канәгать, - ди Халидә...
Олыяз авылыннан Лена Галиева крестьян-фермер хуҗалыгы Нур Баян микрорайонында һәм поселокның "Пятерочка" кибете каршында район халкына сөт алып килеп сата. Сөтнең бер литры 30 сум тора.
- Гафиятуллин урамына сөт сатучы машина көн аралаш килә. Сөенеп бетә алмыйбыз. Килүләрен көтеп алабыз. Сөтләре куе, тәмле. Без бик канәгать, - ди Халидә апа Кәримуллина.
Просковья ханым Алексеева да сөт сатучылар турында бары тик мактау сүзләре генә әйтте.
-Иртәнге сәгать тугызларда килеп җитәләр инде алар. Бер атна күренмәгәннәр иде, борчылдык. Хәзер бер ияләнгәч, кибет сөте эчәсе дә килми, - ди ул.
Сөт сатучы Рәхилә Фидиятуллина сүзләренә караганда, район халкы көнгә 150-200 литр сөт ала икән. Халыктан җылы сүзләр ишетү - безнең өчен зур сөенеч, ди ул.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев