Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Комбайннар старт көтә

Авыл хуҗалыгы тармагы өчен иң җаваплы һәм шул ук вакытта зур өметләр баглап көтеп алган чор якынлаша. Әйе, тиздән уракка төшәр вакыт җитә. Ә хуҗалыклар әлеге җаваплы хезмәткә әзерме: бөртек суктыручы комбайннар тиешенчә ремонтланып, кадрлар тупланганмы? "Игенче" җәмгыятендә үткәрелгән семинар-киңәшмәдә дә сүз шул турыда барды. Туган якларга кайткан саен, ташландык...

Авыл хуҗалыгы тармагы өчен иң җаваплы һәм шул ук вакытта зур өметләр баглап көтеп алган чор якынлаша. Әйе, тиздән уракка төшәр вакыт җитә. Ә хуҗалыклар әлеге җаваплы хезмәткә әзерме: бөртек суктыручы комбайннар тиешенчә ремонтланып, кадрлар тупланганмы? "Игенче" җәмгыятендә үткәрелгән семинар-киңәшмәдә дә сүз шул турыда барды.

Туган якларга кайткан саен, ташландык хәлгә килгән Купка, Зур Сәрдек фермаларын күреп, күңелгә моңсу булып китә. Әле бит без үсмер чакта гына ферма тирәләре гөрләп тора, "сәпит"кә утырып, апалар фермага сыер саварга җилдерәләр иде... Гомер буе шунда тир түккән, хезмәт куйган өлкән буын да авыр кичерде мал торакларының бушап калуын. "Ферма бетсә - авыл да юкка чыга", - дип авыр сулады алар. Адайлылар да: "Безгә дә килер инде бу көн", - дип, авыр хәлгә калган фермаларының таралуын "көтеп" яшәделәр...
Быелның апрель аеннан, "Исток-Агро" җәмгыяте эшчәнлеген туктатканнан соң, "Вахитов" (элеккеге "Уңыш" бүлекчәсе) һәм "Игенче" җәмгыятьләре оешты.
-Хуҗалык бик аяныч хәлдә иде. Дөресен генә әйткәндә, үзебез дә бер-ике атна эшне каян башларга белми аптырап йөрдек. Халыкның ышанычын яулау, хезмәткә рухландыру авыр булды, әмма әкренләп аңлаша, уртак тел таба алдык дип уйлыйм. Яхшы команда тупладык, барысына да хезмәтләре өчен рәхмәтемне белдерәм. Җирлек халкы янәдән "Игенче" дигән исемнең кайтарылуына да бик сөенде. Хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы 19300 сумга җитте. Очкынны кабыза алдык, менә шуны сүндермичә алып барасы иде, - дип сөйләде хуҗалыкның генераль директоры Айнур Гәрәев.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев