Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, Халыкара информатизация академиясенең корреспондент әгъзасы Рафил Шакиров — гомерен авыл хуҗалыгы фәненә, җиргә, игенчелеккә, яшь белгечләр һәм фән хезмәткәрләре тәрбияләүгә багышлаган күренекле галим.
Күренекле галим

Рафил Сабирович 1941 елның 3 октябрендә Сабанчы авылында Мәhидилбәр һәм Сабир Шакировлар гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килә. Әтисе сугышта һәлак була. Җиде баланы әнисе Мәhидилбәр апа берүзе аякка бастыра. «Үземә ике максат куйдым: нарасыйларымны балалар йортына бирмим һәм көтү көттермим», — дип әйтә торган була ул. Кечкенәдән үк сәнгатькә тартылып үсә Рафил. Авылда үткәрелгән чараларда актив катнаша, сәхнәдә җырлый, спектакльләрдә төрле рольләр башкара.
Янил урта мәктәбендә укыган вакытта Сабанчы авыл Сабан туена артистлар килә. Шунда танылган композитор Заһид Хәбибуллин аның җырлавын ишетә һәм, консерваториягә чакырып, адресын бирә. Егет бу хакта әнисенә сөйләгәч, Мәхидилбәр апа: «Артист булмыйсың, колхоз председателе буласың», — ди. Әни сүзен закон итеп кабул иткән Рафил өчен бу юнәлеш язмышындагы мөһим борылышка әверелә.
Ул Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. 1965 елда «галим-агроном» белгечлеге алып, Биектау районының «Красная Заря» хуҗалыгына баш агроном итеп эшкә җибәрелә. Хуҗалыкта нәтиҗәле хезмәт куйган яшь белгечне министрлык хезмәткәрләре күреп ала һәм аны Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына эшкә чакыралар. Биредә аның фәнгә булган сәләтен беренчеләрдән булып күреп алган фәнни җитәкчесе, профессор Абдулла Җиһаншин: «Синең урының фәндә булырга тиеш», — дип, Рафил Сабировичка зур ышаныч белдерә.
1969 елда Рафил Шакиров Тәҗрибә-селекция станциясендә эшли башлый. Соңрак әлеге оешма Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтына әверелә. Галим биредә 46 ел хезмәт куя. Ул өлкән фәнни хезмәткәрдән башлап, агрохимия һәм җир эшләре бүлеге мөдиренә, технология үзәге җитәкчесенә кадәр күтәрелә.
Фәнни казанышлары
Фән һәм производстводагы казанышлары өчен — авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, профессор, Татарстан Республикасының атказанган агрономы, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең В. П. Мосолов исемендәге премиясе лауреаты була.
1962-1972 елларда ул борчак культурасын консервлау өчен кирәкле сортларын үстерү технологияләрен өйрәнә. Фәнни эшләре нәтиҗәсендә Зәй һәм Буа шикәр заводларында беренче тапкыр борчакны эшкәртеп, аннан консервлар җитештерү башлана. 1973 елда Рафил Сабирович Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында беренче орлыкчылык лабораториясен оештыруда актив катнаша.
Ә 1979-2015 еллардагы химизация чорында, туфракның уңдырышлылыгын күтәрү ысулларын һәм биологик алымнар нигезендә үсемлекләрнең уңышын арттыру белән бергә сыйфатын яхшырту алымнарын да өйрәнеп, тәкъдимнәр язып, производствога тапшыра. Татарстанда беренчеләрдән булып, күпьеллык стационар тәҗрибәләр нигезендә җир эшкәртүдә биологик алымнар куллану ысулларын эшли һәм аларны производствога кертә.
Галим җитәкчелегендә үткәрелгән тәҗрибәләр белән Россия һәм Татарстанның төрле төбәкләреннән килгән җитәкчеләр, хуҗалык рәисләре һәм агрономнар таныша, үзләре өчен кирәкле белем һәм тәҗрибә туплый. Аның киңәшләренә мохтаҗ белгечләрдән күп хатлар килә. Рафил Сабирович бер генә мөрәҗәгатьне дә игътибарсыз калдырмый.
2010 елгы корылык елында да аның технологияләре кулланылган мәйданнарда арпаның гектарыннан — 2,85 тонна, язгы бодайдан 2,67 тонна уңыш алына. Бу нәтиҗәләр «Россиякүләм басу бәйрәме»ндә дә күрсәтелә.

Тормыш юлы

Фото: шәхси архивтан
Нет комментариев