Безнең Октябрь урамында җәяүлеләр өчен тротуар юк. Шуңа күрә бөтен җәяүле, шул исәптән укучы балалар да, машина юлыннан йөрергә мәҗбүр. Шулай ук РОВД каршында да машиналарны җәяүлеләр юлына куялар, ә бу юлдан күпме бала күппрофильле лицейга укырга йөри. Көн дә юл фаҗигаләре булып торган заманда машина юлыннан йөрү бик куркыныч,...
Безнең Октябрь урамында җәяүлеләр өчен тротуар юк. Шуңа күрә бөтен җәяүле, шул исәптән укучы балалар да, машина юлыннан йөрергә мәҗбүр. Шулай ук РОВД каршында да машиналарны җәяүлеләр юлына куялар, ә бу юлдан күпме бала күппрофильле лицейга укырга йөри. Көн дә юл фаҗигаләре булып торган заманда машина юлыннан йөрү бик куркыныч, һәркемнең баласы үзенә кадерле бит. Шуңа күрә бу урамда җәяүлеләр юлы ясасалар, без бик рәхмәтле булыр идек.
Октябрь урамында яшәүчеләр.
фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев