Әйтер сүзем бар...

Кая карама – битлек

Тәртипкә өйрәник инде, дуслар.

Язны көтеп алмаган кеше юктыр ул! Мин дә бик яратам әлеге ел фасылын. Әмма кояш турырак карый башлауга, кар астыннан баш калкыткан чүп-чар гына кәефемне боза. Әгәр игътибар итсәгез, быел кая карама, җирдә саклагыч битлек аунап ята. Юл читләрендә аеруча күп алар. Кирәге калмагач, кесәгә, я сумкага салып куй да, юлыңны дәвам ит инде. Җиргә ташлагач, рәхәт булып китә микән соң, аңламыйм. Тәртипкә өйрәник инде, дуслар.

Газета укучы
 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев