Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Корбан өчен нинди сарык алына?

    Рөхсәт ителә торган билгеләр: начар күрү, кыек карау; бер аягының азрак чатанлавы; мөгезнең тумыштан булмавы; колакның киселгән яки тишелгән булуы; бер-ике теше булмау; койрык яки колагының сизелер-сизелмәс өлеше киселү; йомыркасын кыстырган булу. Рөхсәт ителми торган билгеләр: сарыкның печелгән булуы; бер яки ике күзенең дә сукыр булуы; чалу урынына мөстәкыйль рәвештә...

    Рөхсәт ителә торган билгеләр:
    начар күрү, кыек карау;
    бер аягының азрак чатанлавы;
    мөгезнең тумыштан булмавы;
    колакның киселгән яки тишелгән булуы;
    бер-ике теше булмау;
    койрык яки колагының сизелер-сизелмәс өлеше киселү;
    йомыркасын кыстырган булу.

    Рөхсәт ителми торган билгеләр:
    сарыкның печелгән булуы;
    бер яки ике күзенең дә сукыр булуы;
    чалу урынына мөстәкыйль рәвештә барып җитә алмаслык чатанлык;
    бер яки ике колагының да төбенә кадәр киселгән булуы;
    күп тешләренең булмавы;
    койрыгының яртысына кадәр яки бөтенләй киселүе;
    җилендәге имчәкләрнең булмавы;
    хәлсез яисә котыра торган, ярсу тәкә;
    әшәке ашый торган малны корбанга алып калмыйлар.

    Чала торган урынга алып барганда бәрәнне аягыннан өстерәмәскә, бәйләп салгач, пычак эзләү эшенә керешмәскә, башка хайван алдында чалмаска кирәк.

    фото: http://barnaul.bezformata.ru/listnews/baranov-k-kurban-bajramu-nachali/7393879/

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: