29 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Корбан өчен нинди сарык алына?
Рөхсәт ителә торган билгеләр: начар күрү, кыек карау; бер аягының азрак чатанлавы; мөгезнең тумыштан булмавы; колакның киселгән яки тишелгән булуы; бер-ике теше булмау; койрык яки колагының сизелер-сизелмәс өлеше киселү; йомыркасын кыстырган булу. Рөхсәт ителми торган билгеләр: сарыкның печелгән булуы; бер яки ике күзенең дә сукыр булуы; чалу урынына мөстәкыйль рәвештә...
-
"Зилант"та волейбол буенча район беренчелеге була
5 октябрьдә "Зилант" спорткомплексында 2002-2003 елгы малайлар һәм кызлар арасында волейбол буенча район беренчелеге узачак. Башлана 9.00 сәгатьтә. фото: http://www.pics-land.ru/picture.php?id=75504
-
Кукмарада яшәүче Фәләховлар бакча-сарайда ял итә
Көннәр кыскара, ялтырап чыккан кояш нурлары да җылыта алмый көзге иртәләрне. Бу ел фасылының да беренче ае төгәлләнеп килә. Бакчаларда кишер, чөгендер өлгерә, күпләр инде бу вакытка бәрәңгеләрен казып бетерә, кызарган миләш, балан бакчага үзгә бер матурлык өсти, көзге бакча гөлләре әле дә кырауларга бирешмичә күзләрне иркәли. Безнең һава шартларында...
-
"Кабатланмас мизгел" фотолар бәйгесе
Гүзл Кәримованың "Кабатланмас мизгел" бәйгесенә юллаган фотосы.
-
Дүшәмбе киңәшмәсендә һәр тармакка бурычлар билгеләнде
Район башкарма комитет рәисе вазыйфаларын башкаручы Сергей Димитриев үткәргән дүшәмбе киңәшмәсенең авыл хуҗалыгы тармагы буенча булган өлешендә кыр эшләре барышында, аеруча җирләрне туңга сөрүдәге проблемалар, шулай ук сөт җитештерүдәге берникадәр булган чигенеш, терлекләрне ясалма орлыкландырудагы кимчелекләр турында сөйләшенде. Бу атнада кукуруз уңышын тулысынча җыеп алу бурычы куелды. Төзелеш тармагында исә...
-
Даими хәбәрчебез Рафилә Фәттаховадан “Ташкабак белән тәмле өемнәр” рецепты
Ташкабакны боҗралап турап, эчен алып, майлаган табага тезәсе. Шул арада дөге бүрттереп, ит фаршы, ваклап туралган суган, тоз, борыч һәм башака тәмләткечләр салып болгатабыз. Әзер массаны ташкабак боҗралары эченә тутырабыз. Әгәр помидор белән сарымсакны кыргычтан кырып, шул өемнәргә койсагыз, әлеге ризыкның тәме телеңне йотарлык була. Табага аз гына су салып,...
-
Район халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтелде
Халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү проекты кысаларында республикабызның Кукмара нотариаль округы нотариуслары, район прокуроры һәм адвокатлары халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәттеләр. Район халкын нотариуслар Вәлиев Рафил Кавый улы, Шәйдуллина Вәсилә Хамбал кызы, Миндубаева Роза Ногман кызы, адвокатлар Вәлиева Рәисә Наил кызы, Шакирова Татьяна Борисовна, район прокуроры Нәҗипов Минемулла Миннерахман улы...