Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада яшәүче Фәләховлар бакча-сарайда ял итә

Көннәр кыскара, ялтырап чыккан кояш нурлары да җылыта алмый көзге иртәләрне. Бу ел фасылының да беренче ае төгәлләнеп килә. Бакчаларда кишер, чөгендер өлгерә, күпләр инде бу вакытка бәрәңгеләрен казып бетерә, кызарган миләш, балан бакчага үзгә бер матурлык өсти, көзге бакча гөлләре әле дә кырауларга бирешмичә күзләрне иркәли. Безнең һава шартларында...

Көннәр кыскара, ялтырап чыккан кояш нурлары да җылыта алмый көзге иртәләрне. Бу ел фасылының да беренче ае төгәлләнеп килә. Бакчаларда кишер, чөгендер өлгерә, күпләр инде бу вакытка бәрәңгеләрен казып бетерә, кызарган миләш, балан бакчага үзгә бер матурлык өсти, көзге бакча гөлләре әле дә кырауларга бирешмичә күзләрне иркәли. Безнең һава шартларында да уңышлы гына үсүче җылы як җимеше - виноградлар үзе генә дә ни тора!

Күпләр сентябрь аенда бакча эшләрен тәмамларга тырыша. "Әбиләр чуагы"ның матур, кояшлы көннәрендә бер дә ялкауланып яту килешми, табигать биргән байлыкны җыеп, киләсе ел уңышына быелдан ук нигез салып куярга кирәк шул.

Кукмара бистәсендә үз йортлары белән яшәүче Фәләховлар гаиләсенең яраткан шөгыле - бергәләшеп ян бакчаларында кайнашу. "Эх, җәй көне киләсе иде, бакчаның матур чагын күргән булыр идегез", - дип каршы алдылар алар. Нуретдин абый белән Дания апаны тәҗрибәле бакчачылар буларак беләбез. Елның кайсы фасылы булуга карамастан, аларның бакчалары караулы, һәр почмагында тәртип, чисталык хокем сөрә. Нуретдин абый гомеренең күп өлешен авыл хуҗалыгына багышлаган. Ә тормыш иптәше Дания апа белгечлеге буенча хисапчы булса да, бакча - аның күңел халәте.

Фәләховлар 8-10 сутый җирләрендә ниләр генә үстермиләр: бәрәңге, помидор, кыярдан башлап, төрле шифалы үләннәр, тәмле-татлы җимешләре белән сөендерүче алмагачлар, үрмәләп үскән виноградлар да урын алган биредә. Кайсы түтәл янына гына тукталсаң да, тәфсилләп, үстерү серләре белән уртаклашалар. Бары тик быел карбыз, кавын утыртмаган хуҗабикә. Бу җылы як үсемлеге өчен елның уңышсыз буласын күңеле алдан сизгән диярсең. Баксаң, күп кеше бу җимештән быел уңыш ала алмаган икән.

Әлеге гаиләнең дә бәрәңге буразналары инде бушап калган. Икенче икмәк уңышыннан зарланмадылар, елына күрә яхшы, дип бәя бирделәр алар.

-Бәрәңге үстергән җирне сукалый идек элек. Хәзер күп кешеләр, хуҗалыклар бәрәңге уңышы начар, дип зарлана. Җирне тиешенчә эшкәртү җитми, көздән сукаламыйлар. Сукалаганда туфрак кәсле булып кала, мондый урыннарга туң аз төшә, яз көне кар сулары агып китми, җиргә сеңә. Мондый бакча иртәрәк тә җитешә, - диде Нуретдин Фәләхов.

Бакча җиләкләре янына тукталгач, сүзне хуҗабикә алды. Нуретдин абый әйтүенчә, мондый вак эшкә Дания апаның гына түземлеге җитә икән.

-Җиләк орлыкларын, үсентеләрне почта аша соратып алдырам. Әле менә Чиләбедән кура җиләге кайтарттым, - диде ул. - Җиләк күп вакыт һәм игътибар таләп итә. Төпләрен гел йомшартып, үсентеләрен кисеп торырга кирәк, ул өстенә су койганны яратмый. Август ахырында, уңыш бирүдән туктагач, җиләк яфракларын кисәсе. Күчереп утырту өчен мыекчадан чыккан беренче үсентене калдырам.

Дания апаның каен җиләкләре әле хәзер дә хуҗаларын җимешләре белән сөендерә, эре-эре, кып-кызыл булып күзләрне кызыктырып тора.

Рәт-рәт тезелеп торган помидорлар гына быел хуҗаларның кәефен бераз төшергән:

-Помидорның унлап төрен: бик эреләреннән алып, бик вакларына кадәр үстерәм, аларны балалар кызыксынып ашыйлар. Күчтәнәчкә җибәрергә дә бик уңайлы. Кышка да күпләп әзерлибез, 300 тирәсе банка әйләнештә йөри. Үткән ел бер помидорыбыз 850 граммга җиткән иде. Ел саен бакчада кып-кызыл булып өлгерән помидорларга быел әллә ни булды, зарарлы яңгырлар яуды, ахрысы, - диде хуҗабикә.

Алманы һәркем ярата. Безнең якларда да аның нинди генә төрләрен үстермиләр. Фәләховларның алмагачлары әле хәзер дә алсу алмалары белән хуҗаларны сыйлап, урамнан үтүчеләрнең күзләрен кызыктырып, авызлардан суларны китереп тора. Төренә карап аның җитешү вакыты да төрлечә. Шуңа күрә өлгергәч җыеп алырга кирәк. Алмагач тирәләре дә ялт иткән, коелган алмалар аунап ятканы күренми. Быел тирес алмадан гына тора инде, дип көлешә бакчачылар. Черек алмаларны ачык һавада алмагач тирәсендә калдырырга ярамый, агачын зарарлый, дип аңлатты Нуретдин абый.

Дания апа белән Нуретдин абыйның бер-берсен тулыландырып сөйләүләренә сокланып куйдым, фикерләр, кызыксынулар, эшләгән эшләр уртак булганда бу тормышта яшәве тагын да күңеллерәктер ул. Бакчада башкарасы эшләре җитәрлек әле: кишер, чөгендер, кәбестә һәм башка яшелчәләр, виноград, алма кебек җиләк-җимешләр үз чиратларын көтә. Сәламәтлек сынатмаганда бакчачылар бу мәшәкатьләрдән тәм таба, күңелләренә рәхәтлек ала.

фото: http://www.vedrus-info.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев