Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Закирова Фәния Заһит кызының туган көне!

12 ноября 2021, 08:50

709

0

0

Аман-Оштырма авылында туып, шунда яшәүче Закирова Фәния Заһит кызының туган көне – 55 яшьлек юбилее.  

Ачык йөзле, туры сүзле, һәрьяктан уңган, булган, аш-суга дисеңме, җыр-моңга дисеңме, юкка гына аны авылыбыз сандугачы, димиләр.

Сине чын күңелдән бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Сиңа хәерле-бәрәкәтле озын гомер, саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхет-шатлык телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешмичә, энебез Рашит белән балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, тигезлектә озак яшәргә Ходай насыйп итсен.

Нинди генә теләк юлласак та,
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Исән-сау бул, озак яшә әле,
Без һәммәбез шушы теләктә.

Иң изге теләкләр белән барлык туганнарың исеменнән Миннәхмәт, Миннегөл.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk