Уразай авылында яшәүче Галиева Галия Хәкимулла кызының туган көне!
Уразай авылында яшәүче Галиева Галия Хәкимулла кызының 10 февральдә туган көне.
Кадерлебез, сине йөрәгебездәге иң җылы хисләребез аша олы бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Сиңа нык сәламәтлек, күңел көрлеге, терәгебез, киңәшчебез булып, яратуыбызны тоеп, әтиебез белән бәхетле, озын гомер кичерүеңне телибез. Авырмыйча, кайгы-хәсрәт күрми, балаларыңның, оныкларыңның игелеген тоеп, әтиебез белән тигезлектә яшәргә язсын сиңа.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Әниебез, син яшәгән йортта
Тәрәзәләрдән утлар балкысын,
Сөенечләр белән тулы күңелең
Яшим диеп кенә ярсысын.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Райнур, балаларың Айнур-Ләйсән, Айдар-Зилия, Лилия-Рәдиф һәм 8 оныгың.
Нет комментариев