Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Шакирова Фәүзия Гыйльметдин кызының 60 яшьлек олы юбилее!

02 апреля 2021, 15:37

526

0

2

Бүгенге көндә Зур Сәрдек авылында яшәүче газиз әниебез Шакирова Фәүзия Гыйльметдин кызының гомер бәйрәме, 60 яшьлек олы юбилее.

Бары тик әниләргә генә хас сыйфатларга бай булган: сабырлык һәм тыйнаклык, олы җанлылык һәм туганчыллык, ныклык һәм нечкә күңеллелек өлгесе булган кадерле кешебез син, әни! Синең көчле иңнәреңә сыенып яшәгәнгә, бүгенге көндә һәрберебез тормышта үз урыныбызны таптык. Рәхмәт сиңа!

Туган көнең белән котлап, борчусыз төннәр, шатлыклы көннәр, ныклы сәламәтлек, оныклар куанычында хәерле озын гомер итүеңне теләп калабыз.

Борчылма син, әни, картаям дип,
Янәшәңдә, шөкер, без барда.
           Догаларың безне саклап йөртә
           Сикәлтәле, борма юлларда.

Изге теләкләр белән Айгөл-Ленар, Айнур-Диләрә, Айсылу-Илнур, оныкларың Рәзил, Әлфир, Раян, Илзирә, Мөслим.

 

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk