Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Манзарас авылында яшәүче кадерле әтиебез Рәшитов Мирхәйдәр Рәшит улын юбилее белән ихлас котлыйбыз!

    --, 24 июнь 2022 - 14:17
    345
    0
    0

    Манзарас авылында яшәүче кадерле әтиебез Рәшитов Мирхәйдәр Рәшит улын юбилее белән ихлас котлыйбыз. 
    Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, безгә үрнәк әтиебез! Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырыштык. Син – безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз,  киңәшчебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең.
    Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын, ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч тормышта гомер кичерергә Аллаһ насыйп итсен.
    Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Тәнзилә, улларың, кызларың, кияүләрең, киленнәрең, оныкларың.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: