Кәбирова Рабига Әхәт кызының 65 яшьлек юбилее!
Кукмарада яшәүче кадерле кешебез Кәбирова Рабига Әхәт кызының 19 ноябрьдә 65 яшьлек юбилее. Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз.
Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларында тормыш юлларың иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, тыныч картлыкта гомер ит.
Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Нинди генә изгелекләр эшләмәдең
Кешеләргә гомер буена.
Шуңа сине бар да яраталар,
Дус-ишләрең йөри кергәләп.
Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән
Яшик әле, әни, бергәләп!
Иң изге теләкләр белән улларың, киленнәрең, оныкларың, туганнарың.
Нет комментариев