Котлыйбыз!
Каенсар авылында яшәүче әниебез Гарипова Фираяны 30 сентябрьдә булып узган туган көне белән котлыйбыз. Әни, сиңа озын гомер, бәхет, сәламәтлек телибез. Елмаюың җитә безнең өчен! Авыр чакта гел янда булдың син, шатлыкларны да бергә бүләсең. Рәхмәт, әни, мең-мең рәхмәт сиңа бу дөньяга тудырганың, тәрбияләп олы тормыш юлына чыгарганың өчен. Сиңа да, әтигә дә рәхмәтле без. Тик шушы шатлыклы көндә янда әти генә юк шул, шунысы күңелсез. Бәйрәмең белән, әни! Исәнлек-саулык сиңа!
Иң изге теләкләр белән : кызың Алсу, киявең Нияз, оныкларың Гөлназ, Алинә, Зәлинә, Айсинә, улың Фуат, киленең Гөлгенә, оныкларың Гөлинә, Зөлфинә, кызың Резедә. Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла.
Нет комментариев