Хезмәттәшебез Ризилә Корбанованы туган көне белән котлыйбыз!
Бүген хезмәттәшебез, "Хезмәт даны" газетасының хатлар бүлеге мөдире Корбанова Ризиләнең гомер бәйрәме.
Ризиләкәй! Сине чын күңелдән бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Сау-сәламәт, бәхетле, озын гомерле бул. Һәрвакыт шулай чибәр, ачык йөзле, ярдәмчел булып кал. Иҗат каләмең беркайчан тутыкмасын!
Яннарыңда торсын һәрчак
Ышанычлы дусларың.
Исән-саулык белән генә
Узсын тормыш юлларың.
Сине һәрчак, һәр почмакта
Бәхет елмаеп көтсен.
Кысып кочаклап алсын да,
Гел үзенеке итсен.
Туктап калма ярты юлда,
Бәхетең өчен көрәш!
Үзеңнән артык калганын-
Бәхетсезләргә өләш!
ТУГАН КӨНЕҢ БЕЛӘН!!!
Иң изге теләкләр белән хезмәттәшләрең.
Нет комментариев