Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Они должны идти победным строем в любые времена

Владимир Смирнов

07 мая 2020, 21:33

Нурсил РАМАЗАНОВ:

Сугыш турында сөйләргә яратмаган бабайны язып үтим әле. Гармунчы, Завод-Нырты авылында яшәгән Владимир Смирнов (дядя Володя).

Ул гаубицада укчы - стрелок булган. Сугыш турында сөйлә әле дигәч: “Китаптан укыгыз, анда күп язылган”, - ди иде. Колхоз төзелү, Советлар Союзы Герое Иван Сергеевич Башкиров, бакыр заводы турында тәмләп сөйли иде, без интернаттан аның янына медальләрен (3 медале сугыш вакытында алынган, калганнары - истәлек медальләре) карарга, гармун уйнарга өйрәнергә бара идек.

Безне бал белән чәйләр эчертеп сыйлап чыгара иде. 6 баш умартасы бар иде, кибет каршында торды, соңыннан улына китеп җәйгә кире Завод-Ныртыга кайтып йөрде.
 

Нет комментариев