Тимергалиев Әхәт Минегали улы
23 апреля 2020, 20:42
Айсинә ТИМЕРГАЛИЕВА:
Минем бабам Тимергалиев Әхәт Минегали улы 1918 елның 20 октяберендә Кукмара районы Олыяз авылында туа. 1-4 сыйныфларны - авылда, 5-7 сыйныфларны Зур Сәрдектә укыган.
Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 23 яшь була.
1939 елның 4 октябрендә армиягә китә, ә 1941 елның 25 августында фронтка алына.
1940 елның май аена кадәр Грузия башкаласы Тбилисида хезмәт итә.
1940 елның маеннан 1942 елның маена кадәр 103нче укчы полкында, ә 1942 елның маеннан 1943 елның июленә кадәр 63нче гвардия укчы полкында, 1943 елның июленнән 1944 елның июль аена кадәр 1426нчы артиллерия полкында сугыша.
1944 елның 14 февралендә бабам кече сержант исеме ала, шул елны Венгрия җирендә немецларның күзәтү пунктын 12 снаряд белән алган өчен, ул Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Бөтен сугышны кичеп чыга. Җиңү көнен Прагада каршылый. 1943 елда «Батырлык өчен», 1944 елда «Праганы азат иткән өчен», 1944 елда «Будапештны алган өчен», 1945 елда «Германияны җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә.
1946 елның июль аенда бабам авылга кайта һәм сентябрь аенда әбием Нәзирә белән тормыш корып, 8 бала тәрбияләп үстерәләр.
2007 елның 20 декабрендә бабам вафат булды.
Нет комментариев