Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Они должны идти победным строем в любые времена

Шакирҗанов Минегали Шакирҗан улы

01 мая 2020, 00:55

Дилүс ГАЗИЗУЛЛИН, Мәмәшир мәктәбе укучысы:

Минем карт бабам  Минегали Шакирҗанов Мәмәшир авылында дүрт балалы, гади крестьян гаиләсендә туа.

Аның сабый чагы бик авыр вакытларга туры килә. Җиде сыйныф белем алганнан соң, бригадир ярдәмчесе булып эшли башлый. Ике елдан аны ФЗУга алалар, һәм ул слесарь-наладчик белгечлеген үзләштерә. Балта остасы булып, Йошкар-Ола шәһәрендә йортлар сала. Ә 1942 елның 13 августында бабам Бөек Ватан сугышына алына. Сарапул шәһәрендә җәяүле гаскәрләр әзерләүче училищеда укый. Финнарга каршы, Ленинград, Белорус, Варшава, Висла фронтларындагы сугышларда катнаша. Бөтен шәһәрләрне яулап, Берлинга кадәр барып җитә. Җиңү залпларын шунда каршылый. Сугыш гөрелтесе тынганнан соң, ул хәрби хезмәтен 1947 елның 2 мартына кадәр Владивостокта дәвам итә. Тынгы белмәс бабам туган авылына кайткач та тик ятмый. Мәмәширдә клуб мөдире вазыйфасын башкара, чөнки ул бик матур җырлый, гармунда уйный. Шулай ук бригадир, ферма мөдире итеп билгеләнә, атлар карый, сыерлар көтә, соңгы елларда хуҗалык гаражында каравылчы була. Нинди генә эшкә алынса да, бабам җиренә җиткереп, намус белән эшли. Ә аның күпсанлы орден-медальләре сугышта күрсәткән батырлыклары турында безнең искә төшереп тора.

Бабам 1999 елда бакыйлыкка күчте. Мин аны зур горурлык белән искә алам, чөнки шушы якты тормышыбыз өчен керткән өлеше чиксез зур.

Нет комментариев