Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Они должны идти победным строем в любые времена

Нигъмәтҗанов Рамазан Нигъмәтҗан улы

06 мая 2020, 20:57

Нурсил РАМАЗАНОВ:

Әтиемнең әтисе  Нигъмәтҗанов Рамазан Нигъмәтҗан улы (1914 елда туган) сугышның беренче айларыннан ук абыйсы Миңлемулла (1906 елгы) белән сугышка китә, әбием Зөлкамал Галиәхмәт кызы ике улы - 1938 елда туган Сөләйман абый (Ныртыда яшәде, укытучы Роза Хәбибрахман кызының тормыш иптәше, Нурия, Рифат, Саҗидә Рамазановаларның әтиләре) hәм әтием Сөнгатулла белән (1940 елгы) кала.

Бабайның 1943нче елда hәлак булды дигән хәбәре килә. Әмма бабай әле исән була - шул ук 1943нче елда каты яраланып госпитальдэ ятканнан соң, авылга кайтып төшә. 1944нче елда сугыш яралары, контузиянең нәтиҗәсе - авырып вафат була. Кырда эшләгән җирдә башы авыртуга түзә алмый җиргә ятып тәгәри торган була - симулировать итәсең дип ышанмыйлар!
Бабай кызы Рауза туганны да күрми үлә ( Рауза апа Өркештә яши, Ринат Миңнехановның тормыш иптәше, Фердинанд, Илфат, Әлфирә, Гөлфирә, Гөлфия, Лилия исемле уллар-кызлар үстерделәр)

Әбигә сугыш еллары hәм сугыштан соңгы елларның да авырлыгын тарту үзенә кала...

Миңлемулла абый уллары Миңлехуҗа, Рафис, кызлары Нурзия, Гөлсәрияне - ятим, хәләл җефете Әсмабикәне тол калдырып яу кырында һәлак була.
 

Нет комментариев