Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Они должны идти победным строем в любые времена

Нәбиуллин Сәйфулла Нәбиулла улы

30 апреля 2020, 18:20

Миләүшә САБИРҖАНОВА:

Бабабыз Нәбиуллин Сәйфулла Нәбиулла улы 1898 елның 14 июнендә Кукмара районының Өркеш авылында дөньяга килә. 20 яшендә - Гражданнар сугышында, 41 яшендә - Фин сугышында, 43 яшендә Бөек Ватан сугышында катнашып, яраланып, госпитальдә дәваланып, исән-имин туган якларына әйләнеп кайта.

Аның нәсел дәвамчылары булып 5 улы туа. 1926 елда туган икенче улы Сәмигулланы да яшьләй Бөек Ватан сугышына алалар. Сәмигулла абыйның хатлары килеп торса да, аның үзенә туган якларына әйләнеп кайту насыйп булмый. Бүгенге көндә аның хатлары да, фотолары да сакланмаган. Бабабыз Нәбиулла улы Сәйфулла 1983 елның 3 сентябрендә вафат булган.

Нет комментариев