Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Они должны идти победным строем в любые времена

Кәримов Мәсләви Кәрим улы

24 апреля 2020, 19:40

Язилә ХӘБИБУЛЛИНА, Кукмара:

Фотосурәттәге Мәсләви Кәрим улы Кәримов - ул минем бабам, дәү әниемнең әтисе. Бабам 1926нчы елның 25нче маенда Мамадыш районы Битләнгер авылында туа. Сугыш башланганда аңа унбиш яшь була. Унҗидесен тутыруга, үз теләге белән сугышка китә. Смоленск, Минск, Ханеберг, Кензберг шәһәрләре янында каты сугышларда дошманга каршы көрәшә. 1945нче елның 28нче февралендә каты яраланып госпитальдә дәвалана. Савыккач өенә кайта.

Сугыштан кайткач, бабам авылыбызның чибәре Зәйнәпкә өйләнә. Аларның өч кызлары, бер уллары туа. Бабам намус белән колхозда эшли, авылыбызның дәрәҗәле кешесе санала. Гаиләсенә, туганнарына, авылдашларына зур терәк була ул.

Бабам 71 яшендә вафат була. Аны авылыбыз зиратына җирлиләр. Үзебезнең нәселдән, туган илен яклап, сәламәтлеген биргән бабам белән мин нык горурланам, җир йөзендә беркемгә дә сугыш куркынычын күрергә язмасын дип телим.

Нет комментариев