Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Они должны идти победным строем в любые времена

Әхмәтҗанов Хәкимҗан Әхмәтҗан улы

03 мая 2020, 20:06

Гузалия НИГМАТУЛЛИНА: 

Минем бабам Әхмәтҗанов Хәкимҗан Әхмәтҗан улы 1925 елның 8 августында Кукмара районы Олыяз авылында дөньяга килә.

1943 елның 1 гыйнварында сугышка алына. Алар берничә авылдашы белән Кукмара районы военкоматыннан Шәмәрдән бистәсенә баралар һәм, товар поездына утырып, Арчадагы җыелма пунктка киләләр. 5 көннән аларны көнчыгышка озаталар, соңыннан Амур буена чиккә җибәрәләр. Бабам 1943-1945 елларда шунда хезмәт итә. 1945 елның 8 августында япон сугышына керә. 1946 елның 20 апрелендә строй хезмәтенә яраксыз булып кала. Маньчжуриядә алар торган өй җимерелеп, кулы яралана.

Бабам 1946 елның декабрь аенда авылга кайта. 1947 елдан Янил МТСында тракторчы, бригадир ярдәмчесе, 1952 елдан 1985 елга кадәр колхоз радиоузелында радист булып эшли. 1992 елда Олыязда мәчет ачылгач, мулла вазыйфасын башкара.

Тыл ветераны булган әбием Рәүфә белән 7 бала тәрбияләп үстерәләр.

Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен бабам күп сандагы медальләр белән бүләкләнә. Шуларның берничәсе: «Японияне җиңгән өчен» медале (1946), II дәрәҗәдәге Ватан Сугышы ордены (1985), «Жуков медале» (1996) һ.б.
 

Нет комментариев