Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Они должны идти победным строем в любые времена

Хисамиев Рәхимҗан Хисаметдин улы

02 мая 2020, 21:43

Рәсүлә ДИМИЕВА:

Безнең илнең тарихында күп сугышлар булган. Ләкин иң куркыныч, иң дәһшәтле, иң рәхимсез сугыш – Бөек Ватан сугышы булгандыр. Мин нәселебез горурлыгы булган әтием Хисамиев Рәхимҗан Хисаметдин улы турында язып, Бөек Ватан сугышы ветераннары тарихына әз булса да үз өлешемне кертергә телим. Әтие 1919 елның 15 декабрьдә Кукмара районы Сабанчино авылында туа. 1939 елның 12 ноябрендә Совет Армиясе сафларына алына, хезмәт срогы тулып килгәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Ул сугышның беренче көннәреннән үк илебезне дошманнан саклар өчен фронтка озатыла. 1942 елның 21 ноябреннән 1943 елның гыйнварына хәтле 108нче гвардия полкында атучы булып хезмәт итә. 1943 елның 15 гыйнварында ул, аягын каты яралап, бер ай дәвамында госпитальдә ята. 1943 елның 30 февралендә, яраларын дәвалаганан соң, ул Калиш батальонының 708 элемтә бүлеген килеп элэгә һәм 1945 елның октябренә кадәр шунда хезмәт итә. Ул Җиңү көнен Берлин шәһәрендә каршылый.

Ул 1945 елның 16 октябрендә генә туган авылына кайта.

Түбәндәге мактаулы исемнәре безнең нәселнең олы горурлыгы булып тора:

- Кызыл Йолдыз ордены;

- Икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены ;

- "Сталинградны азат иткән өчен" медале;

- "Германияне җиңгән өчен" медале;

- "Варшаваны азат иткән өчен" медале;

- "Берлинны алган өчен" медале һәм бик күп юбилей медальләре, шуның белән беррәттән бик күп рәхмәт хатлары да бар.

Сугыштан кайткач, 1947 елда үзебезнең авыл кызы Ибатуллина Габидә белән гаилә кора. Әтием бик оста балта остасы, тегүче була. Әни белән алар озын, бәхетле тормыш юлының 59 елын бергә узалар. Алты бала табып, бишесен тәрбияләп үстерәләр. Гомеренең 45 елын бер урында - сәүдә өлкәсендә хезмәт куя. Аңа намуслы хезмәте өчен «Совет сәүдәсе отличнигы» дигэн мактаулы исем бирелде. Шунын белән беррәттән үзебезнең авыл советында депутат булды һәм көчен кызганмыйча, кешеләргә ярдәм итеп яшәде.

Әти 2009 елның 29 мартында 89 яшендә вафат булды. Без аның ныклыгына сокланабыз, аның каһарманлыгы белән горурланабыз. Безгә тыныч тормыш яулаган батырларның алдында башыбызны иябез. Аларны онытырга хакыбыз юк! Беркем дә онытылмас, алар һәрвакыт безнең догаларда һәм йөрәкләрдә. Әти-әниебез Габидә һәм Рәхимҗан Хисамиевларның тормыш күпләргә үрнәк булырлык, дип әйтер идем мин.
 
 

Нет комментариев