Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Они должны идти победным строем в любые времена

Халиков Бадыйк Халик улы

27 апреля 2020, 15:22

Айсылу ФАЗЛЫЕВА:

Минем бабам Халиков Бадыйк Халик улы 1903 елда Олыяз авылында туып үсә. Әтисе - Халик, әнисе - Минъямал.

Бадыйк бабай авыл мәктәбендә искечә укыган. Зур гәүдәле, сарырак йөзле кеше була ул.

Аерым хуҗалык вакытында авылда итек артеле булган. Бадыйк абый да шунда итек баскан.

Тыныч, матур тормышта гаилә корып та җибәрә ул. Факия апа белән уртак тормышта биш балалары туа: Фәһмия, Мансура, Мулланур, Зиннур һәм Зилә.

Каһәр төшкән сугыш Бадыйк бабайны биш баласыннан, тормыш иптәшеннән, туган туфрагыннан аера. Адәм баласы җир йөзенә бары бәхетле булу өчен генә килә. Кояш та тигез җылытмаган кебек, язмыш та һәркемне бәхетле итә алмый.

Сугыш чыгуга, беренчеләрдән булып алына ул. Ә өеннән чыгып киткәндә, кечкенә Зиннурга башыннан сыйпап: «Улым, сиңа Гитлерның башын алып кайтырмын әле», - ди.

Авылдашлары да хәтерлиләр аның киткән көннәрен. Сәләх тавы башында, Зиннурны күтәреп: «Бу – бәхетсез бала, без котлет булырга китәбез инде», - дип кычкырып калганын әйтәләр.

Кеше күңеле сизгер бит ул. Әйләнеп кайтырга насыйп булмый аңа. 1941 елның ноябрь аенда аянычлы хәсрәт хаты – үлгән хәбәре килә.

Нет комментариев