Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Они должны идти победным строем в любые времена

Хаҗиәхмәтов Гыйльмөхәммәт Хаҗиәхмәт улы

01 мая 2020, 19:23

Хаҗиәхмәтов Гыйльмөхәммәт Хаҗиәхмәт улы (1924-2017).

Кукмара районы Адай авылында гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләдә 4 бала булып, алар тату гомер кичерәләр. Бабам кече яшьтән үк йомшак холыклы, табигатьне аңлый һәм ярата, башкалар хезмәтен бәяли белә торган кеше була. Авыр крестьян тормышын үз җилкәсендә татый.

Адай авылының 18 яшьлек егете, бабам, фронтка сугышның икенче елында, сентябрь аенда китә. Диңгез флотына дип сайлап алынган егетләр Кронштадт хәрби диңгез базасында 1-2 ай сугыш күнекмәләренә өйрәнгәч, камалыштагы Ленинград шәһәрен сакларга җибәреләләр. Ул 321нче гвардия миномёт полкында фашистларга каршы көрәшә. 

«Безнең полк камалышны өзгәнче шәһәрне саклады. Күп иптәшләребез шунда башларын салдылар. Ачлык дигән афәт тә читләтеп үтмәде, ашамаган нәрсә калмады. Ә шәһәр эчендә калган халыкның  ачлыктан ничек кырылуын сөйләп кенә бетерерлек түгел. Урамнан барган җирендә егылып үлүчеләрне  үз күзләребез белән күрдек...», - дип искә ала иде Гыйлмөхәммәт бабам,  тарихка кереп калган елларны. 

1943 елда блокаданы өзгәннән соң аларның полклары Литва, Латвия, Эстония, Чехословакия, Венгрияне азат итүдә катнаша. Күрсәткән батырлыклары өчен бабам Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен», «Ленинград оборонасы өчен», «Венаны алган өчен» һәм башка бик күп медальләр белән бүләкләнә.

Нет комментариев