Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Они должны идти победным строем в любые времена

Хаҗиәхмәтов Гарифулла Хаҗиәхмәт улы

02 мая 2020, 21:46

Фирая МӨХӘММӘТШИНА:

Минем бабам Хаҗиәхмәтов Гарифулла Хаҗиәхмәт улы 1896 елда Кукмара районы Олыяз авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Бабам искечә укый һәм яза белгән. Конюшняда атлар караган. 1924 елны әбием Маһруй белән тормыш корып, матур гына гомер итә. Гаиләдә бер-бер артлы 5 бала дөньяга килә. 1942 елның гыйнвар аенда бабам сугышка китә. Ул Курск дугасы янында барган сугышларда катнаша. Аның сугыштан бер генә хаты килә. 1947 елның 12 июнендә әбиемә "Хәбәрсез югалды" дигән извещение килә. Шулай итеп әбием тол, балалар ятим кала. Бүгенге көндә әтием исән-сау, Аллага шөкер, әтисен бик сагынып искә ала, оныклары белән аның турындагы истәлекләре белән уртаклаша.

Нет комментариев